Урманда семинар
Арчада урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең республика семинары узды.
Урманда агач әзерләү, урманны саклау, яклау, урман эшләрен башкарганда хезмәтне һәм техника куркынычсызлыгын саклауга багышланган семинар урман хуҗалыгы тармагында 9 айлык эш нәтиҗәләренә багышланды. ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров кайбер урман хуҗалыгы җитәкчеләренә хезмәт буенча катгый таләпләр кую белән беррәттән, һәр хуҗалыкка орлык әзерләү буенча аеруча игътибарлы булуларын таләп итте. “Орлык — киләчәк, киләчәк елларда үсәчәк урман ул, — диде министр. — Агачны без кече һәм урта бизнеска тәкъдим иткәндә аукционга куярга тиешбез. Урман хуҗалыгы Нурлатта һәм Сабадагы кебек тәүлек буе эшләргә тиеш”.
Семинарның Арча урман хуҗалыгында узуы юкка түгел. Чөнки узган ел биредә урманны яңа техника ярдәмендә кисә башладылар. Агачны үзе “тотып”, пычкы белән үзе кисә торган “Харвестр” һәм урманны машиналарга төяп чыгара торган “Форвардер” машиналары бердән урманчыларның кул хезмәтенә ярдәм итсә, икенчедән, һәрьяктан файдалы булуы белән үзенчәлекле. “Мондый техникалар әле урман хуҗалыкларының берничәсендә генә кулланыла, ләкин әкренләп һәммәсендә дә хезмәтне шул рәвешле җиңеләйтәчәкбез, — ди министр урынбасары Әмир Бәдретдинов. — Мондый технологияләр чит илләрдә күптән кулланылса да, бездә әле яңалык буларак кабул ителә. Ә Россиядә моңа беренчеләрдән булып Татарстан тотынды”.
Семинарга килүчеләр Арча урман хуҗалыгының Сурнар, Балтач, Тукай урманчылыкларында Лесхоз мәктәбенең мәктәп урманчылыгында булып, яңа техникалар ярдәмендә урманны кварталлап кискәнне, киләсе елга кисәр өчен әзерләнеп куелган мәйданны, “МТЗ-82” тракторы белән кул хезмәте кулланып урман кисү, теплицада яшь үсентеләр үстерү хезмәтләрен күреп китте.
Розалия Зиннәтова