Язмышына шөкер итеп яши

2016 елның 25 ноябре, җомга

Язмышына шөкер итеп яши

Күпербашта яшәүче Мирсадретдин Фазлыев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

– Мин үзем Мөслимнән. Язмыш бирегә китерде. Юк, язмышымнан зарланмыйм, Аллага шөкер, хөкүмәт акчасын биреп тора. Балаларым (алты бала тәрбияләп үстергәннәр, берсе 42 яшендә юл һәлакәтендә вафат булган) тел–теш тидерерлек түгел. Бар да эш урынында мактаулы. 55 ел бергә гомер иткән хатыным гына янымда юк, вафат булды, – ди Мирсадретдин ага.

Гомере буе тимерче булып эшләгән ул. Бүген Күпербашта кызы Әлфия Антонова тәрбиясендә кадер–хөрмәттә, бар нәрсәгә дә шөкер итеп яши. Күзләре күрми. Аннан да зарланмый. Намаз укый. Гомер бирүе өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәм, ди. Туган нигезен генә бик сагына. Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил”, – ди җыр юллары белән. “Ходай исәнлек бирсен. Яшим әле”, – ди.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International