Ирекнең кадерен белмәсәң

2016 елның 25 ноябре, җомга

Ирекнең кадерен белмәсәң

Җәза үтәтү инспекциясенең Арча районы буенча филиалы Арча шәһәренең М.Җәлил урамында яшәүче Сергей Цыгановка карата билгеләнгән шартлы хөкем карарын иректән мәхрүм итүгә алыштыруны сорап Арча район судына мөрәҗәгать итте.

Ул 2015 елның 16 июнендә шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

С.Цыганов 2015 елның 7 июленнән исәптә тора, шушы вакыт эчендә берничә тапкыр суд билгеләгән бурычларны бозды: берничә мәртәбә административ җавап- лылыкка тартылды, сәбәпсез теркәлүгә килмәде, инспекциягә хәбәр итмичә яшәү урынын алыштырды, рәсми рәвештә эшкә урнашмады.

Арча район судының 16 ноябрьдәге карары белән, ул 3 елга ирегеннән мәхрүм ителде, җәзаны гомуми режимдагы колониядә үтәчәк.

2016 елда 11 кешенең шартлы рәвештә бирелгән җәзалары иректән мәхрүм итүгә алыштырылды һәм алар шунда җибәрелде дә.

Айрат Сәләхетдинов,

җәза үтәтү инспекциясенең Арча районы буенча филиалы җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International