Тарих эзләреннән

2016 елның 25 ноябре, җомга

Тарих эзләреннән

Урта Курса авыл җирлегенең “Җомга көн кич белән” иҗат концерты Урта Курса мәдәният йортында үтте.

Нәрсәсе белән ошады? Бу концерт кына түгел, концерт–спектакль булды. Беренче кешеләр Курса җирлегенә килеп урнашкан көннән алып бүгенгә кадәр шушы төбәкнең тарихы сәхнәдә чагылдырылды, ул елларның гореф–гадәтләре, җырлары, биюләре, шул чорның тормышы, кешеләре күрсәтелде. Әлеге сәхнәләштерелгән “Бик еракта идек без” дигән әдәби–музыкаль композицияне “Яшьлек” драма берләшмәсе тәкъдим итте.

“Мизгел” төркеменең “Чабата”, татар яшьләре (Лиана Яруллина) биюләре, Гөлзия Шәфигуллина, Әнис Шакиров, Илназ Гыйбадуллин, Алсу Шәрәфиева һәм Зөһрә Гыйлаҗиева, Инзилә һәм Нурзилә Гыйбадуллиналар дуэтлары, Ирек Гыйбадуллин, Гөлназ Хисаметдинова, Гөлинә Зәйнетдинова, “Яшь йөрәкләр” егетләр ансамбле башкаруындагы җырлар, фольк-лор күренеш тамашачы алкышын яулады.

– Концерт әзерләүдә үзешчәннәр нык тырышты. Эштән соң көн дә репетициягә йөрделәр. Булат Гайнуллин бик булышты, – диде соңыннан Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International