Ятим һәм караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы нигезендә быел ике кешегә берәр бүлмәле фатир тапшырылды. Чит район яшьләренә дә (икәү) бу бәхет елмайды. Аларга шулай ук теләкләре буенча Арчадан фатир бирелде. Әлеге программа нигезендә районда барысы 15 егет һәм кыз фатирлы булды. 2014 елдан фатирлар наем нигезендә бирелә башлады, ягъни фатир ятим һәм караучысыз калган балага шәхси милек итеп рәсмиләштерелми, бу баланың тормышын һәм аны фатирсыз калудан саклый.