Зилә “Пирамида”да тамашачы мәхәббәтен яулады
Үткән шимбәдә Казанга “Пирамида” күңел ачу сараена “Нечкәбил” конкурсын карарга бардым. Әлеге бәйгедә Арча сәнгать мәктәбендә хореограф булып эшләүче Зилә Мортазина катнашты. Шоу–программаны карагач һәм Зилә Азатовнаның үзе белән сөйләшкәч, “Нечкәбил” конкурсының никадәр җаваплы һәм күләмле эш икәнлегенә төшендем.
Башланды... Конкурсантлар ирләре белән затлы костюмнардан танго биеде. Иң беренче булып сәхнәгә чыгыш ясарга Зилә Мортазина чыкты. “Арча” сүзен ишеткәч, күңелләр нечкәреп китте... Гадәттә иң яхшылар беренче булып чыгыш ясый. Бу дәрәҗә безгә – арчаларга бирелде! Без дим, чөнки Зилә Мортазина Арча данын яклый. Затлы милли киемнәрдән Зилә–Булат Мортазиннар, малайлары, әти–әниләре, Зиләнең кыз туганнары, бию, җыр коллективлары – барысы 30 кеше – Габдулла Тукайны биргән Арча өчен көрәште. Түрдә – Зиләнең әнисе Сәлисә ханым, әтисе Азат абый, Булатның әнисе Сиренә ханым, әтисе Фаил абый һәм оныклар Габдулла Тукай әсәрләре тупланган ялтыравыклы зур китапны ачып әкиятләр укый... Кәҗә белән Сарык, Кыз белән Күбәләк, Су анасы, Шүрәлегә кадәр сәхнәдә бөтерелә. Булат баянда уйный. Өч бертуган кыз Зилә, Земфира, Лилия бии. Ул киемнәрнең матурлыгы! Җыр, биюләр... Тулы бер театр! Тамашачы бу могҗизаны күреп “ах!” итте. Аны сөйләп–аңлатып бетереп булмый. Бу күренештә Арча, Татарстан, татар данын еракларга таныткан Г. Тукай, ил тоткасы – гаилә нигезен тәшкил итүче әти–әни, балалар, әби–бабай, туганнар, нәсел җебе сүрәтләнгән иде. Соңыннан Зиләдән:
– Сценарийны кем язды? – дип сорадым.
– Үзем яздым, – диде ул.
Күпме хезмәт куелган?! Зилә ярдәм иткән хезмәттәшләренә рәхмәт укый. Арчалар, һичшиксез, беренче өчлеккә керер дип, ахыргача көттек. Әмма өметләр өметтә генә калды. Әллә районыбыз белән җанату җитмәде... Югыйсә, ярымфиналда үз төркемендә беренче урынны алган, сәхнәдә тулы бер театр белән чыгыш ясап, көндәшләрен өркеткән Зилә бит ул!
Тамашаның ахыры да Зилә белән тәмамланды. Без горурланып утырдык. Жюри рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тамашачы мәхәббәтен яулаган өчен Зиләгә зур курчак бүләк итте. Соңыннан безгә Зилә уены–чыны белән:
– Ике улыбыз бар, курчак белән уйнарга хәзер бер кыз кирәк инде, – диде.
Чәчәкләргә, бүләкләргә күмелгән конкурсантлар соңыннан фотога төшеп, бер–берсен котлап, җылы сүзләр әйтеп, очрашып торырга сүз куешып саубуллашты.
Әйе, “Нечкәбил” конкурсы, кайберәүләр уйлаганча, бил нечкәлеге түгел, (Зилә конкурста иң нечкә билле әни иде), ә бәйге матур, тату гаиләләрнең дәрәҗәсен күтәрү, үткәннәрне барлау, буыннар элемтәсен ныгыту сәясәтен алга сөрә. Зиләнең тормыш иптәше Булаттан:
– Сәхнәгә чыгу кыен булдымы? – дип сорадым.
– Юк, – дип җавап бирде ул. – Чөнки мин үзем дә Казан мәдәният институтын тәмамладым. Баянда уйныйм. Институтта укыганда Зилә белән таныштык. Ул Яшел Үзәндә туып–үскән кыз.
Булат төзүче һөнәрен дә алган. Ул хәзер Казанда төзелеш компанияләренең берсендә эшли.
Бу күркәм гаилә белән танышуыма бик шатмын. Аларга әти–әни, балалар, гаилә бәхете телим.
Румия Надршина