24 ноябрьдә Арча муниципаль районының 2017 елга һәм 2018 һәм 2019 елларның планлы чорына бюджеты, Арча муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектлары буенча халык алдында тыңлаулар үткәрелде.
Беренче проект буенча районның финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев, икенче көн тәртибе буенча район Советының юридик мәсьәләләр буенча сектор мөдире Алсу Мөхәммәтова чыгыш ясады.
Халык алдындагы тыңлауларда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов катнашты.