Арчага генерал кайтты
Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал–майор Сергей Погодин һәм Татарстан Республикасының Казан, Идел арты, Төньяк районнары буенча (20 районнан) хәрби комиссариат бүлекләре җитәкчеләре Арчада булып китте. Башта алар Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә хәрби һөнәри белем бирүче уку йортларына кандидатлар һәм контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар сайлау буенча документлар тәртибен карадылар. Аннан Арчаның бишенче гимназиясенә бардылар.
20 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр “Шундый һөнәр бар – Туган илне саклау” дигән исем астында мәгълүмати–агитацион акция игълан ителгән. Барлык мәктәпләрдә шушы юнәлештә төрле чаралар оештырыла. Бишенче гимназиядә булган очрашу да әлеге акция кысаларында үтте. Кунакларны Арчаның икенче мәктәбеннән барабанчы кызлар каршы алды, егетләр стройда корал белән күрсәтмә чыгышлар тәкъдим иттеләр.
Хәрби комиссарлар гимназия тирында, башлангыч хәрби хәзерлек сыйныфы бүлмәсендә, музейда булдылар.
– Булачак солдатлар хәрби көчләрнең, туган илебезнең һәм, билгеле, үзләре яшәгән төбәкнең тарихын, үз районыннан чыккан геройларны белергә һәм алар белән горурланырга, үзләрен булачак ил сакчылары итеп тоярга тиеш. Безнең эшебезнең көче дә шунда, – диде музей белән танышканнан соң Сергей Погодин һәм бишенче гимназиядә бу юнәлештә башкарылган хезмәткә яхшы бәя бирде.
Аннан генерал–майор “Шундый һөнәр бар – Туган илне саклау” дигән темага лекция укыды. Анда югары сыйныф укучылары, Арча һәм Әтнә районнары мәктәпләреннән башлангыч хәрби хәзерлек дәресе укытучылары да катнашты.
– Арча районы белән мөнәсәбәтем яхшы. Биредә пат- риотик тәрбия бик яхшы куелган. Арча – республикада иң яхшы районнар рәтендә йөри, – диде генерал–майор.
Ул чыгышында Хәрби көчләр, аның төрләре, бүгенге хәрби техника белән таныштырды, хәрби уку йортлары, аларга укырга керү тәртибе, булачак хәрбиләр өчен тудырылган шартлар турында сөйләде, югары сыйныф укучыларын булачак ил сакчысы һөнәрен сайларга чакырды.
– Хәрби һөнәре – рәхмәтле һөнәр, көчле рухлылар һөнәре. Матди яктан да тотрыклы. Хезмәт хакы яхшы. Фатир бирелә. Хәрби дәрәҗәдә үсү, орден–медальләр белән бүләкләнү мөмкинлеге бар, – диде Сергей Погодин. – Мин үзем 11 ел бу урында эшлим. Әтием, улым, туганнарым хәрбиләр. Шушы һөнәрне сайлавым белән горурланам.
Гөлсинә Зәкиева