Булдыралар!

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Булдыралар!

26 ноябрьдә “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2002–2003 елларда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында көрәш буенча “Тайд–Фойл” ширкәте призына район беренчелеге үткәрелде.

Бәйгегә 21 мәктәптән 119 көрәшче килгән иде.

Яшь спортчыларны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, “Тайд–Фойл” ширкәте җитәкчесе Айдар Закиров тәбрикләделәр, уңышлар теләделәр.

Ярышлар 10 үлчәү категориясендә узды. Урта Курса мәктәбе командасы бик яхшы әзерлек белән килгән, 6 көрәшченең призлы урыннар алуы шул турыда сөйли. Бу команда беренче урынны яулады. Иске Чүриле командасы азга гына калышып икенче булды. Шушмабаш көрәшчеләре өченче урында.

Арча шәһәре мәктәп- ләреннән бары тик 3нче мәктәп көрәшчеләре генә призлы урын алды. Белгечләр дә бу мәктәптә көрәш буенча соңгы вакытта алга китеш булуын билгеләп үтә. Әлеге мәктәп укучысы Әлфис Һидиятуллин “Иң яшь катнашучы”, Динияр Моратов “Иң матур алым” призларына ия булды.

 75 килограммнан югары үлчәү категориясендә җиңү яулаган Айдар Мөхәрләмов (Урта Курса) “Иң матур алым” призы да алды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне “Тайд–Фойл” ширкәте әзерләде.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International