Гөберчәктә юбилей
Гөберчәк авылында яшәүче Хәнифә әбине котларга килүчеләр күп иде бу көнне. Хәер, башка вакытларда да кеше өзелеп тормый әлеге йорттан. Әнә оныклары, оныкчыклары гына да күпме!
— Бик бәхетле кеше мин! — ди Хәнифә әби. — Барысы да бик әйбәт, менә монысы бертуган сеңлем Фәвия була. Киленем дә, улым да, кызларым, кияүләрем дә, оныкларым да бик әйбәт!
— Мин үзем дә Гөберчәктә яшим, җай килгән саен апайның хәлен белеп чыгам. Бик тату яшибез, — дип сүзгә кушыла сеңлесе Фәвия апа.
Бу йортта шундый рәхәтлек хөкем сөрә, яңа гына килеп керсәк тә, без бераздан анда үз кешеләр кебек идек инде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Хәнифә әбине 90 яшьлек юбилее белән котлап, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
— Бик зур рәхмәт шулай олылаганнары өчен! — диде Хәнифә әби. — Безгә күпне күрергә туры килде. Инде дөньялар гына тыныч була күрсен.
— Безнең әни әле дә тик тормый, тегене эшлик, моны эшлик, — дип кенә тора, — диләр өйдәгеләр. — Ул бик оста печән ча-бучы да иде.
— Безнең әти такта яра, мин кечкенә арбага төяп сатарга бара идем, — ди Хәнифә әби. — Эшсез торган булмады, капчыкларны да күп ташыдык, фермада да эшләдем.
Ул 1958 елда Салих Шәймуллинга кияүгә чыга. “Бик әйбәт кеше иде, колхозда шофер булып эшләде”, — дип искә ала Хәнифә әби.
Бу йорттан кеше өзелеп тормый, дигән идем бит әле. Аяк–кулы тайган кешеләр Хәнифә әби янына килә торган булганнар. Аның шифалы куллары күпләргә ярдәм иткән. Хәзер алар икәү — киленнәре Резеда Сикертән фельдшер–акушерлык пунктында эшли. Улы Гайнулла “Ак барс” агрокомплексы”нда хезмәт куя.
Ильяс Фәттахов