Педагог исемен йөртү – үзе җиңү
“Ел укытучысы – 2016” район бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Ай ярым барган бу бәйгедә районның барлык мәктәпләреннән 36 укытучы катнашты. Башта җиде урында зона ярышлары барды. Жюри һәрберсенең дәресен карап бәя бирде. Иң яхшы ун укытучы сайлап алынды. Алар Түбән Мәтәскәдә (татар телендә дәрес бирүчеләр), Арчаның беренче мәктәбендә (рус телендә укытучылар) яңадан дәрес бирде. Аннан Арчаның өченче мәктәбендә финал ярышлары булды.
– Безнең мәктәптән биология укытучысы Чулпан Сәмигуллина финалга үтте. Аның кан төзелеше турындагы дәресе искиткеч булды, – диде Шушмабаш мәктәбе директоры, финалистның җанатары Рәзилә Шәймәрданова. – Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, ул моңарчы бәйгегә башка укытучыларны әзерли иде. Бу юлы үзен тәкъдим иттек. Кызлары Айгөл, Иркә дә аңа бүген ярдәм итә, ә ире Фоат җан атарга килде. Уңышлар телибез аңа.
Ә уңышлар бик кирәк. Чөнки финалга чыккан укытучылар барысы да бик көчле, тәҗрибәле, шуңа ярыш җиңелләрдән булмаячак.
Беренче булып шушы ун укытучы – Арчаның икенче мәктәбенең музыка укытучысы Алинә Мөхәммәтгалиева, Хәсәншәехтан башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Таҗиева, Арчаның бишенче гимназиясеннән тарих һәм табигать белеме укытучысы Гөлнара Әхмәтханова, җиденче мәктәптән математика укытучысы Илмира Абдуллина, Сеҗедән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Глазкова, Арчаның беренче мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Ахунова, өченче мәктәптән инглиз теле укытучысы Гөлнар Тихомирова, Түбән Мәтәскәдән информатика укытучысы Илназ Гыйбадуллин, Шушмабаштан Чулпан Сәмигуллина, Казанбаштан инглиз теле укытучысы Гөлназ Заһриева – төрле алымнар кулланып үзләре белән таныштырдылар. Аларның фантазиясенә исебез китеп утырды. Укытучыга артист та, философ та, психолог та, язучы һәм шагыйрь дә, рәссам да, хәтта табиб та булырга кирәк икән. Осталык дәресендә Гөлшат Таҗиева критик фикерләү технологиясен кулланып эшләү алымын күрсәтте, Гөлназ Заһриева скайп аша чит ил кешесе белән элемтәгә чыкты, Алинә Мөхәммәтгалиева дөрес сулыш алу күнегүләре белән таныштырды, Чулпан Сәмигуллина күрү, ишетү хәтерен “тикшерде”, Гөлнар Тихомирова Англиягә футбол матчына “алып барып”, инглиз телендә җан атарга өйрәтте һәм башкалар.
– Зур бәйге, зур хезмәт. Бәйгедә көч сынашкан укытучылар, аларны әзерләгән җитәкчеләр, жюри әгъзалары ай ярым шушы эш белән кайнап яшәде, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Осталык дәресләреннән күренгәнчә, укучыны үстерер өчен укытучының үзенә үсәргә кирәк. Бу хезмәтегез эзсез калмас, эшегездә кулланырсыз дип уйлыйм.
Икенче мәктәптән Алинә Мөхәммәтгалиева сүзләре белән әйткәндә, укытучы булып эшләү өчен укытучы булып туарга кирәк. Шундыйлар катнашты да инде бу бәйгедә. Һәм алар арасында җиңелүче дә юк. Чөнки педагог исемен йөртү үзе зур җиңү. Менә шул җиңүчеләр арасында урыннар билгеләнде. Беренче урынны Гүзәл Ахунова яулады, икенче урында Чулпан Сәмигуллина, өченче – Алинә Мөхәммәтгалиева. Зөлфәт Дәүләтбаев һәм жюри рәисе, мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы советы рәисе Вакыйф Харисов призлы урыннарны яулаган һәм шушы унлыктагы төрле номинация буенча җиңеп чыккан укытучыларга бүләкләр тапшырдылар.
Гөлсинә Зәкиева