Укырга кергәндә 10 балл өстәлә
Арчаның үзәк стадионында районның унике мәктәбеннән туксан ике унберенче сыйныф укучысы ГТО нормаларының көзге төрләрен тапшырды. Ату буенча сынаулар Арчаның бишенче гимназиясендә үтте.
– ГТО нормаларының мәҗбүри һәм сайлап ала торган сынаулары бар. Мәҗбүри сынаулар – йөз метрга, ике яки өч километрга йөгерү, биек перекладинада (кызлар өчен тәбәнәк перекладинада) күтәрелү яки гер күтәрү, кул белән таянып яткан килеш иелү һәм күтәрелү, гимнастика эскәмиясендә баскан хәлдә аяклар туры килеш алга бөгелү. Берничә төрне – мәсәлән, озынлыкка сикерү, аркада яткан хәлдә гәүдәне күтәрү, 700 граммлы (кызларга 500 граммлы) спорт снаряды ату, өч–биш километрга чаңгыда йөгерү яки таулы–чокырлы җирдә өч–биш километрга кросс (кышын), илле метрга йөзү, пневматик винтовкадан яки электрон коралдан ату, туристик поход, коралсыз үз–үзеңне саклау – сайлап алып тапшырырга була, – диде районның ГТО тестлары үткәрү үзәге җитәкчесе Зөһрә Җамалиева.
ГТО нормаларын тапшыру алтын, көмеш һәм бронза билгеләр белән бәяләнә. Алтын билге алу өчен дүрт мәҗбүри, дүрт сайлап алынган сынауны (көмеш өчен өч, бронза өчен ике) тапшырырга кирәк. Укучылар өчен уңай ягы да бар. Әгәр ГТО нормаларын алтын билгегә тапшырсалар, югары уку йортына укырга кергәндә ун балл өстәлә.
– Бүген безнең өч укучы (бер кыз, ике егет) ГТО нормаларын тапшырды. Бөтенесенең дә берәр генә көмеш билге, калганнары – алтын, – диде Лесхоз мәктәбенең физкультура укытучысы Илдар Шакиров. – Бүген алар дүрт спорт төре буенча тапшырдылар. Өч төр буенча норманы үтәгәннәр иде инде.
– Оешмалардан да сынаулар алабыз. 250 кеше ГТО нормаларының көзге төрләрен бирде инде. Арча сөт комбинаты, район электр челтәре, теркәү хезмәте хезмәткәрләре әле тапшырмаган, – ди Зөһрә Җамалиева. – ГТО нормативларын тапшыру алдыннан иң беренче һәрбер кеше “ВВ ГТО” сайтында үз кабинетын төзергә тиеш. Аңа унбер санлы УИН номер бирелә. Теркәлгәннән соң үз нәтиҗәләрен күрә ала. Ә мәктәпләрне мин үзем кертәм. “АИС ГТО” дигән программага. Һәр укучыга шунда кереп үз нормативын, күрсәткечләрен карарга була.
Унберенче сыйныф укучылары өчен зур мөмкинлек бу. Югары уку йортына кергәндә ун балл өстәлү бер дә начар түгел. Алтын билгегә тапшырсаң, әлбәттә.
Гөлсинә Зәкиева