Геройлар эзеннән.

2016 елның 2 декабре, җомга

2016 нчы елның 2 нче декабрендә Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең социаль педагоглары, “Казан арты” музее һәм район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Ватан геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында, “Геройлар эзеннән” исемле чара үткәрделәр. Яшүсмерләр алдында Афганистан сугышында катнашучы – взвод командиры прапорщик Җәмалиев Рафыйк Рәшит улы һәм “Прометей”эзтабарлар отряды студентлары чыгыш ясадылар.

Балалар куркыныч сугыш турында, туган ил алдындагы бурычны үтәү өчен, яшь егетләргә бик күп кыенлыклар аша үтәргә туры килгәнлеген тында алмыйча тыңладылар.

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогик көллияте студенлары аларга эзтабарлар отрядының тикшерү эшләре турында сөйләделәр һәм фильм күрсәттеләр.

“Прометей” тикшерү отрядына нигез салу дан бирле Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны эзләү буенча иң җаваплы һәм авыр хезмәтне үз өстенә алды.

Балалар үзләре дз да читтә калмадылар, алар сугыш турында шигырьләр укыдылар һәм җырлар башкардылар.  

Чара ахырында, теләге булган һәрбер кеше  Ватан Батырларына багышлап “Теләкләр тактасы”нда үз теләкләрен яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International