Өлкәннәребезгә карата зур игтибар, хормәт курсәтеп, җан җылысын биреп “Мәрхәмәмтлелек үзәге” хезмәткәрләре инвалидларга хәм өлкән яшьтәге әби-бабайларга тормыш авырлыкларына бирешмәскә, тукталып калмаска, тормышнын ямен, матурлыгын күрергә ярдәм итәләр.
5 нче декабрь конне үзәктә реабилитация үтүчеләр Янга Кырлайда урнашкан “Габдулла Тукай музей комплексында булып кайттылар.
Бу экскурсиядән алган тәэсирләрне суз белән генә анлатып биреп тә булмыйдыр.
Нәкь менә шундый экскурсияләр өлкәннәрнең буш вакытларын матур, файдалы һәм тулы итәләр. Аннан алган тәэсирләр өлкәннәрнен кәефен күтәрә, тормышка икенче күзлектән карарга, аның ямен, тәмен тоеп яшәргә ярдәм итә.