2 декабрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Бу көнне биредә "Гүзәлкәй" вокаль ансамбле үзенең 20 еллык юбилеен "Гүзәлкәй дусларын җыя" исемле концерт белән билгеләп үтте. Ансамбльнең җитәкчесе – югары квалификацион категорияле укытучы, Россия Федерациясе гомуми белеме мактаулы хезмәткәре Минхәерова Гүзәл Марсель кызы. Кичә бик җылы һәм матур үтте. Сәхнәдә сәнгать мәктәбе директоры Сабирова Гөлнара Барый кызы тарафыннан ансамбль һәм аның җитәкчесе турында күп кенә җылы сүзләр әйтелде, район мәгариф идарәсе һәм Арча балалар сәнгать мәктәбенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук рәхмәт һәм мактау сүзләре белән укучыларның әти-әниләре, "Гүзәлкәй" ансамбленә элек йөргән кызлар, бергә эшләгән хезмәттәшләре чыгыш ясады. Ансамбльнең бүгенге составы һәм элек йөргән кызлар онытылмаслык сихри мизгелләр бүләк итте. Минхәерова Гүзәл Марсель кызын котларга килгән "Яшь йөрәкләр" ансамбле матур җырлары белән куандырды. Тулы зал, көчле кул чабулар белән барган юбилей концерты гүзәл чәчәк бәйләмнәре белән тәмамланды. Минхәерова Гүзәл Марсель кызын һәм "Гүзәлкәй" вокаль ансамблен чын күңелдән истәлекле көннәре белән котлыйбыз һәм саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.