“Юмарт сишәмбе” кампаниясе дәвам итә

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

“Юмарт сишәмбе” кампаниясе дәвам итә. 2016 нчы елның 1 нче декабрендә “Мәрхәмәтлек үзәгенең” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең белгечләре волонтерлар белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең өйләрендә булдылар. Волонтерлар балалар белән уйнаган арада, аларга әкиятләр укыдылар, психолог әниләр белән мини-тренинг  үткәрде.

Белгечләр фикеренчә, мондый очрашулар волонтерлар һәм балаларның үзләре өчен дә бик мөһим. Волонтерның аралашуы - аерым психологик мәгънәгә ия булган, “үзенчәлекле” бала тәрбияләүче гаиләгә яңа белемнәр һәм  шатлык хисләре алып килә.

Әти - әниләр яхшы кәеф һәм өйләренә килгән өчен  волонтерларга зур рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International