Ихлас күңелдән

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Ихлас күңелдән” дигән акция оештырдылар.

        Акция кысаларында социаль хезмәткәрләр социаль хезмәттән файдаланучы 177 мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәребезнең өйләрендә түләүсез җыештыру эшләре башкардылар. Шәхси өйләрдә яшәүче өлкәннәребезгә исә йорт яннарын кардан арындырдылар.

        Бүлек хезмәткәрләре бу төр гражданнарга һәрдаим булышлык күрсәтеп, барын да эшләргә, ярдәм итәргә тырышалар. Өлкәннәребез аларның игътибарын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International