9 декабрь - "Геройлар көне"
"Геройлар көне"кысаларында Советлар Союзы Герое, очучы - космонавт, полковник Анатолий Арцебарский Павлович , сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, полковник Әбүбәкеров Ринат Илдарович, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, полковник Христофоров Евгений Анатольевич, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Борһанов Алмаз Агзамович, Арча район иҗтимагый оешмасы, сугышчы-әфганчылар һәм "Сугышчан Туганлык"идарәсе рәисе, Баһаветдинов Сергей Лимусович, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гарифҗанов Рамил Илгизович, Арча муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф Идарәсе" җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефарович районыбызның 1,2,3,5 нче номерлы мәктәпләрендә, шулай ук Шушмабаш, Яңа Кишет мәктәктәпләрендә кунакта булдылар. Укучылар геройларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ә бу сорауларга кунаклар бик рәхәтләнеп җавап бирделәр, балалар белән теләп аралаштылар. Очрашу азагында космос турында кинофильм күрсәтелде, кунаклар укучыларга автографлар бүләк иттеләр. Очрашу бик җанлы һәм файдалы узды.