Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Федераль дәүләт белем стандартлары. Заманча дәрес төзелеше” дигән темага район семинары

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының

 “Федераль дәүләт белем стандартлары. Заманча дәрес төзелеше”

дигән темага район семинары

Федераль дәүләт белем стандартлары мәгариф системасы алдына кырыс, әмма гадел таләпләр куя. Укытучылар белем күтәрү курсларында, төрле семинарларда яңа стандартлар куйган таләпләрне тормышка ашыру юлларын эзли, таба, үзенең эшчәнлегендә куллана. Шушындый семинарларның берсе бүген Арча муниципаль районы Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә булды.

Семинарның максаты: районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп заманча дәресләр бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча тәҗрибә уртаклашу.

Шушы максаттан чыгып семинарда катнашучылар игътибарына түбәндәге эш төрләре тәкъдим ителде:

5 класста татар әдәбиятыннан “Җәвад  Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әсәрен өйрәнү”,

6 класста татар теленнән “Сан. Кабатлау” дигән темаларга ачык дәресләр,

“Сәхнә нигезләре” түгәрәгендә дәрестән тыш эшчәнлекнең оештырылуы,

“Заманча дәресләрдә укытуның актив методларын куллану” дигән темага Осталык дәресе,

“2016 ел – Россиядә кино елы” – класстан тыш чара.

Семинарда чыннан да Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә җавап биргән дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек күрсәтелде. Һәр чараның максаты бер: яшь буынны тормышка әзерләү, сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү, креатив фикер йөртүче, үсешкә сәләтле шәхес тәрбияләү. Бу эш иң беренче чиратта дәресләрдә алып барыла.  Федераль дәүләт белем стандартлары буенча дәресләр системалы эшчәнлеккә нигезләнеп оештырыла. Аның буенча укучы үз алдына максат куя белергә, бер проблема куеп, төрле чишү юлларын табарга өйрәнергә, мөстәкыйль эшчәнлеген оештыра алырга, информацияне табып, кирәклесен аера белергә тиеш. Әлеге универсаль уку гамәлләрен укучыларда формалаштыру өчен дәресләрдә, дәрестән тыш эшчәнлектә, класстан тыш чараларда төрле актив методлар кулланыла.

Семинарда катнашучы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе укытучыларның педагогик эшчәнлегенә югары бәя бирде. Алар укучыларның бай, сәнгатьле сөйләм теленә, сәхнә культурасына ия булуларына, күпкырлы сәләтләренә сокланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International