«Минем дөньям» тренинг күнегүләре

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

 9 нчы декабрьдә Арча «Мәрхәмәтлелек үзәге»нең гаилә  hәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү  бүлегенең сенсор бүлмәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре өчен тренинг күнегүләр үткәрелде.

 Гаиләдә «үзенчәлекле бала» туганда әти-әниләр «Нигә бу минем белән шулай килеп чыкты?», «Нигә минем балам башкалар кебек түгел?» дип үз-үзләренә сорау бирәләр, күңел төшенкелегенә, депрессиягә бирелә башлыйлар. Ә балаларга дөнья авырлыкларын җиңү өчен иң беренче якын кешеләренең, гаиләсенең, әти-әнисенең ярдәме кирәк. Ләкин, әти-әниләр  күп очракта үзләре ярдәмгә мохтаҗ, иң беренче психологик  яктан. Шул максаттан, күңелсезлеккә бирелүдән, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итү максатыннан, әти-әниләр белән төрле күнегүләр үткәрелде. Алар арасында «Үз-үзеңне макта», күнегү-пантомима «Пыяла аркылы сөйләшү», «Мактау», «Мин» сүзенең ике ягы». Шушы күнегүләр ярдәмендә әти-әниләрнең дөньяга, үз балаларына карашлары үзгәрде, курку, төшенкелек хисе юкка чыкты, төрле стресслы ситуацияләрдән, авыр  хәлләрдән чыгу юлы бар икәне ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International