Кенәрләр – булдырдыгыз!
Узган “Җомга көн кич белән” Арча Мәдәният йортында Яңа Кенәр төбәге үзешчәннәре чыгыш ясады.
Искиткеч! Хәер, кенәрләрнең концерты шулай буласы алдан билгеле иде инде. Чөнки алар бик яхшы чыгышлар оештырмасалар, Арча сәхнәсенә чыгып та тормыйлар. Алар кушылган эшкә бармак аша карый белми.
Иң беренче Яңа Кенәр ягы осталары эшләреннән төзелгән күргәзмә белән таныштык. Рифат Габидуллинның калайдан ясалган әйберләре, Гаяз Гайнуллинның агач эшләнмәләре сокланырлык.
– Бездә һөнәрчеләр бик күп. Барысының да эшен куеп бетерә алмадык, – ди Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов.
Ә менә Яңа Кенәр мәктәбе, интернат-мәктәбе укучылары иҗаты турында дәшми калу дөрес булмас. Алар тәкъдим иткән эшләр һәркемне кызыксындырды.
– Ә без мари кызлары чиккән әйберләр алып килдек, – ди Шура авыл китапханәчесе Гүзәлия Фазылҗанова. – Алар кечкенәдән бу һөнәргә өйрәнә. Кияүгә чыкканда да үзләре чиккән әйберләрне алып киләләр. Ә чиккәндә ачык төсләрне сайлыйлар. Күлмәкләрен дә алар үзләре чигә.
Шунда ук Шурадан “Чордашлар” ветераннар фольклор ансамбле тамашачыларны җырлап, биеп каршы алды.
Концертка килгәндә... Гадәттә, концертны йомшаграк номерлар белән башлыйлар, ахырга иң яхшылары кала. Ә биредә барысы да көчле, матур чыгышлар. Утыз номердан торган концерт бер сулышта үтте дә китте. Тәмамланганын сизми дә калдык. Һәрберсенең исемен язу мөмкин дә түгел, үзенә күпме урын кирәк. Исемнәре телгә алынмаганнар үпкәләмәсеннәр, бу ул начар чыгыш ясады дигәнне аңлатмый, һәрберсе аерым–аерым мактап кына телгә алырлык. Соңрак танылган татар эстрадасы артистлары концертында булырга туры килде. Мин шундый биш концертны бер кенәрләр концертына һич икеләнмичә алыштырыр идем.
Түбән Орыдан Искәндәр һәм Зөлфәт Сибгатуллиннар, Яңа Кенәрдән Алсу Сәмигуллина һәм Равил Шәрәфиев дуэтлары, Сөрдедән уракчы кызлар, Шурабаштан Олеся Антипова җитәкчелегендәге фольклор коллектив, аерым җырчылардан Миләүшә Сәйфуллина (Яңа Кенәр), Рәмзия Гайфуллина (Шурабаш), Раил Бакыев (Түбән Оры) һәм башкалар чыгышлары – искиткеч. Гомумән алып әйткәндә, кенәрләр – булдырдыгыз!
Гөлсинә Зәкиева