Шәхесләр дөньяга таныта
Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык. Бу гыйбрәтле сүзләрне шагыйрь Мөдәррис Әгъләм язган. Яңа Кырлай һәм Ташкичү мәктәпләрендә булып үткән очрашуда без китап турында күп нәрсә алдык. Китап бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
“Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинның туган ягы Арча районына кылган игелекләре күп. Башка районнар да алар яхшылыгын күреп тора. Үткән шимбәдә “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында Яңа Кырлай һәм Ташкичү мәктәпләренең һәркайсына 1000нән артык китап бүләк иттеләр. Белгәнебезчә, Лотфулла Шәфигуллин Симетбашта туып–үскән. 5—10 сыйныфны Яңа Кырлай мәктәбенә йөреп укыган. Ә бүген Симетбаш балалары Ташкичү мәктәбендә белем ала.
Казаннан “Таттелеком” җәмгыятенең матбугат хезмәте җитәкчесе, шагыйрь, китаплар, җырлар авторы Рөстәм Зәкуан, журналист, язучы, Г. Тукайның туганы, якташыбыз Риман Гыйлемханов кайтты. Очрашуда шулай ук Арча ЗУЭСы җитәкчесе Рафил Хисамиев катнашты. Мәкаләне язганда Ташкичү мәктәбе китапханәсе мөдире Флера Хәбибуллинадан:
– Нинди китаплар кайтты? – дип сорадым.
– Ул китапларга укучылар, укытучылар шатланып бетә алмый, – дип сөйләде Флера ханым. – Тугызынчы сыйныфлар китаплар яныннан китми дә. Имтихан тотасылары бар бит. Нәкъ менә аларга кирәкле ярдәмлекләр кайтты. Татар, рус, чит ил классиклары әсәрләре, төрле фән ярдәмлекләре, кулланма материаллар, сүзлекләр – бар да бар. Бик зур рәхмәт инде Лотфулла абый Шәфигуллинга.
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның шигырь юллары искә төшә:
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Үз–үземне күрә алмыйм рухым төшсә...
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам.
Яңа Кырлай һәм Ташкичү мәктәпләрендә чын мәгънәсендә “Китап бәйрәме” булды. Бүләк тапшыру үзе бер күңелле, бүләкне кабул итеп алу тагын да сөенечлерәк. Кайткан кунаклар һәм укытучылар, укучылар өчен дә бу истәлекле көн иде. Чөнки китапның бөеклеге, аны укыр-га һәм сакларга кирәклеге турында сөйләшенде.
Шагыйрь Рөстәм Зәкуан, журналист Риман Гыйлемханов үз китапларын бүләк иттеләр. Бөек шагыйрь Г. Тукай туганы Риман Гыйлемханов Тукай эзләре буйлап Кытайга кадәр барган язучы.
– Чит дәүләтләр дә Тукай рухын саклый, – диде ул горурланып. – Милләтне, дәүләтне шәхесләр дөньяга таныта.
Шәхесләр дөньяга таныта! “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин исемен дә игелекле эшләре тарихка яза бара.
Румия Надршина