“Кем теләде икән?..”

2016 елның 9 декабре, җомга

“Кем теләде икән?..”

Мирҗәмдә яшәүче Бибигатифә Мусинага 95 яшь тулды. Әбекәйне бәйрәм белән котларга, район башлыгының, РФ Президентының Рәхмәт һәм котлау хатларын тапшырырга Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев килде.

Әбинең якты дөнья йөзен бүләк иткән ике баласыннан бүген улы юк инде. Әбекәй килене Рузалия һәм оныгы Илнур тәрбиясендә яши. Рузалия апа белән алар 40 елга якын тату гомер итә. Үзләре исә (әби белән килен) күршеләрен мактап туя алмый. “Көнгә әллә ничә тапкыр хәлебезне белеп, кибеттән азык-төлеккә кадәр алып кайтып бирәләр”, — ди Рузалия апа. Чөнки үзләре кешелекле, авыл халкы арасында ихтирам казанып яшәгәннәр.

Гомере буе эшләп яшәгән әби бүген дә тик тора алмый: җәен печән таратып-әйләндереп кыштыр-мыштыр килсә, көзен бәрәңге чүпләшә, ди кызы Рәйсә апа.

Бибигатифә әбиләр нәселендә озын гомер кичерүчеләр булгандырмы, юктырмы, хәтерләми әби. “Әни 83 яшендә минем кулда үлде, — дип, әнисенең хәер-догасын алып калуына сөенә. — Миңа бу кадәр озын гомерне кем теләде икән дип йөрим”, — ди шаяру катыш.

Сугыш башланганда аның Бөгелмәдә күпер төзү эшендә эшләгән чагы була. Сугыш елларында эшкә батыр кызны атлар карарга куялар. “Атларны ике кыз карадык. Төнге 12ләрдә күтәрәмгә калган атлар хәлсезләнеп егылышып бетә, аларны таңга кадәр икәү күтәреп чыгабыз. Нинди көчләр булгандыр ул вакытта, — дип искә ала ул елларны. — Гомер буе тик торуны белмәдем мин. 1941 елның декабрь башында Апас районына окоп казырга җибәрделәр. Ике ай казыдык. И, ул елдагы кышның суыклыгы, ашарга тәүлеккә 600 грамм ипи... Мин шушы яшемә кадәр җитеп андый салкын кышны бүтән күргәнем булмады”. Аларның гаиләсенә сугыш күп кайгылар китерә — Бибигатифәне әтисез калдыра, бертуган абый-энеләреннән мәңгелеккә аера... Ләкин Аллаһы Тәгалә бергә яшәргә парын фронтовикны насыйп итә. Нык терәге — Сабиры белән 44 ел тигез гомер кичерә алар.

Пенсиясе аз булса да, ул бүгенге көненә шөкер итеп яши, балаларына дога кылып утыра. Ә дога кылыр балалары күп: кызы, кияве, килене, 6 оныгы, 5 оныкчыгы бар бәхетле әбинең.

Розалия

Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International