Баскетболчыларыбыз республикада иң яхшылар

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Баскетболчыларыбыз республикада иң яхшылар

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спортчы кызлары арасында баскетбол буенча ТР Чемпионаты узды. Быел спорт мәктәпләренең төрле яшьтәге төркемнәре өчен беренчелеккә ярышлар сентябрьдән ноябрьгә кадәр дәвам итте.

2001 елгы кызлар арасында уеннар сентябрь аенда Казанның “Ватан” спорткомплексында узды һәм арчалар анда 1 урынга лаек булып, үз яшьләре арасында республиканың беренче чемпионнары булуга иреште.

2003 елгы кызлар арасындагы беренчелек шулай ук сентябрь аенда Чаллыда узды. Бу ярышларда да безнекеләр, Кама Аланы командасына гына бирешеп, 2 урынга лаек булды.

29 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр 2002 елгы кызлар Түбән Камада ярышты. Һәм нәтиҗәдә — безнекеләр тагын беренче! Өлкәнрәкләр, 1999–2000 елгы кызлар үзләренең беренче булуын Алексеевскида танытты — алар пьедесталның иң биек урынына күтәрелде.

Чемпионатны иң яшь — 2004 елгы спортчылар төгәлләде. Буада узган уеннарда бәләкәйләр командасы үз яшьтәшләрен узып һәм өлкән уенчы дусларына ярдәм итеп 1 урынны яулады.

Уеннарның нәтиҗәсе куанычлы: биш төрле яшь төркеменнән дүрт беренче һәм бер икенче урын яуланды. Менә шушы булдыклы кызларның әйдәп баручысы, остазлары — “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Җәүдәт Хәсәнов.

Тагын шунысы мөһим — һәр уен ТР баскетбол федерациясе вәкилләре күзәтүе астында узды. Алар иң яхшы уенчыларны барлады. Шул күзәтүләрнең нәтиҗәсе дә безнең өчен куанычлы булды — Регина Хәсәнова һәм Арина Плотникова үз яшьләрендә баскетбол буенча Татарстанның җыелма команда составына кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International