Мәхәббәт ул – гомерлек
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә “Тормыш парлыларны ярата” дигән искиткеч матур, җылы, күңелгә ниндидер бер рәхәтлек бөрки, җанга сихәт өсти торган бәйрәм – әдәби–музыка кичәсе – озак еллар тигез, тату гомер иткән парлар белән очрашу булды. Аны “Җидегән чишмә” Арча халык театры үзешчән артисткасы Резеда Гарифуллина алып барды.
Аның үзенә генә хас булган йомшак тавышын “Арча” радиосында эшләгәндә дә яратып тыңлыйлар иде. Ә бу бәйрәм тату гаилә, бәхет, еллар дәвамында саклап килгән олы мәхәббәткә багышланган кичәгә ул бигрәк тә төс иде.
– Кичәнең сәбәбе – мәхәббәтле, бәрәкәтле гомер кичкән, бар яшәүләре тугрылык белән сугарылган гаиләләр белән очрашу, ә максаты – өлкәннәрдән үрнәк һәм гыйбрәт алу, – диде Резеда ханым.
Бу кичәне ул режиссер, сәхнәгә куючы Илмира Фазылҗанова белән бергәләп оештырган. Арча шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Римма Мамаделеева, ЗАГС бүлеге баш белгече Гөлназ Маркелова, Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова, Арча станциясе мәчетеннән Хәлим хәзрәт Кәримовны чакырганнар. Кунакка алар бүләкләр белән дә килгәннәр.
Ә мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмен бизәүче парлар – 59 ел тигез гомер иткән Венера һәм Сәүбән Мифтаховлар, 51 ел бергә яшәүче Әлфия һәм Рәшит Габдирахмановлар, 47 ел тормыш юлында бергә атлаган Хәсибә һәм Вәлиулла Гатауллиннар сәхнәдә урын алды.
Өч пар да катлаулы һәм шул ук вакытта гаҗәеп тормыш юлы үткән. Венера һәм Сәүбән Мифтаховларның тормышлары шома гына бармаган. Әмма алар һәрчак бер–берсенә ныклы терәк була белгәннәр. Күптәннән лаеклы ялда булсалар да, бер генә минут та буш вакытлары юк аларның. Кул эшләре белән шөгыльләнүдән тәм таба бу пар. Сәүбән абый йорт җиһазлары ясый, оста рәссам да, Ә Венера апа – чигүче.
Рәшит абыйның тормышы үзе бер кызык. Ул үзе белән яшьлек дусты – гармунын да алып килгән иде. Гомерлек “дустының” тарихы белән дә таныштырып үтте. Рәшит абый гармуны үзе белән армиядә дә йөреп кайткан, аннан бергә Ташкент якларын гизгән. Шул Ташкент якларында танышкан инде ул безнең як кызы Әлфия белән. Нинди кызык бу дөнья. Икесе дә бер төбәктән булган кыз белән егет бер–берсен читкә киткәч тапкан. Һәм алар ярты гасырдан артык бергә.
Хәсибә һәм Вәлиулла Гатауллиннарны Арчада кем генә белми икән. Хәсибә апа шигырьләр яза, сәхнәдән шуларны сәнгатьле итеп укый, Вәлиулла абый гармунда уйный, җырлый. Җыр-чы Хәнәви Шәйдуллин белән бергә балалар йортында тәрбияләнгән Вәлиулла абый. Үзенә аның моңнары күчкәндер дип уйлый.
Алты айлык вакытыннан балалар йортында үскән ул. Язмышка булган бөтен үпкәләрен онытып, чын кеше булып калырга көч тапкан, тормыш юлында очраган сикәлтәләрне ерып чыгып, олы ихтирам яулаган. Бу матур парга һәрвакыт сокланып карыйм мин. Гомумән, очрашуда катнашкан өч пар да бары соклану хисләренә генә лаек. Яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр бу.
Резеда Гарифуллина (сценарий авторы да ул), Хәсибә һәм Вәлиулла Гатауллиннар, Венера Мифтахова катнашындагы сәхнәләштерелгән күренеш кичәне бизәде. Ул авырлыкларны җиңеп чыгып, гаиләне саклап калу турында иде. Ә Фәнил Миннекәев, Алсу Фәйзрахманова, Марат Котдусовның, Хәсибә һәм Вәлиулла Гатауллиннарның оныклары Алинәнең, Әлфия һәм Рәшит Габдирахмановлар оныклары Розалиянең җырлаулары, туганнарының котлаулары, чәчәк бәйләмнәре аны тагын да тулыландырып җибәрде.
Гөлсинә Зәкиева