Ә әниләр хат көтә
Арчада мини-футбол буенча ярышлар узды. ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршында оешкан физик культура һәм спорт эшләре буенча комитетның оешуына 80 ел тулуга багышланган турнирда Арча агросәнәгать көллияте филиалы (элеккеге 120нче училище) студентлары көч сынашты.
Бу ярышлар районда яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү максатын үз эченә алган чара буларак башланып китте. Гадәттә, спорт ярышлары уку йортларының бер-берсе белән ярышуы нәтиҗәсендә барса, “Арча” спорт комплексы бу юлы бер уку йортының 5 командасын ярыштырды.
Патриотлык, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның башлангычы спорт булса, дәвамы Ватан Геройлары белән күрешү булды. 9 декабрь — Ватан Геройлары көнендә филиал студентлары хәрби ветераннар: запастагы майор, Арча районы буенча башлангыч Кораллы Көчләр советы рәисе Юрий Козлов һәм отставкадагы подполковник Ринат Галиев, көллиятнең элеккеге чыгарылыш студенты, армия сафларында хәрби бурычын үтәп кайткан Айван егете Раил Зарипов белән очрашты. Хәрби ветераннар егетләргә (көллият филиалында бүгенге көндә ике генә кыз укый, калганнары егетләр) үзләренең яшь гомерләреннән башлап, бүгенге көнгә китергән хәрби тормыш юлларыннан истәлекләр сөйләп, Ватан сугышы, Ватан Геройларының батырлыклары турында бәян итте. Яшьләр дә кызыксына, ветераннар авызыннан алар үзләре кызыксынган сорауларга җаваплар да алды. 30 елга якын хәрби булып хезмәт иткән Юрий Козловның киңәше аеруча күңелне айкады: “Егетләр, армиягә киткәч әниләрегезгә хат языгыз. Ә киткәндә әниләрегезне кысып кочып, аларның җан җылысын саклап калырга онытмагыз. Ананың солдат улыннан килгән хатны укыгандагы шатлыгын берни белән чагыштырып булмый. Ул хатлар әниегез белән бергә сезнең кайтуны көтеп торачак”.
Раил Зарипов армиядән узган ел кайткан, Казанда эшли. Армиядән язган хатлары санаулы булса да, алар да туган йортында Раилнең кайтуын көткән. “Армияне тормыш мәктәбе дип юкка гына әйтмәгәннәр, чыннан да шулай икән. Армия җаваплылык хисен тирән аңларга, дисциплинага, тәртипкә, намуслылыкка өйрәтә. Монда алган белемем миңа армиядә дә ярап куйды — бүлмәне төзекләндерергә туры килде. Ә егетләргә әйтәсем килә: егетләр, армиягә барудан курыкмагыз. Бары исән-сау әйләнеп кайтырга язсын”, — дип киңәшләрен бирде ул.
Бу чараларны башлап йөрүче һәм оештыручылар — район башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы белгече Нил Нигъмәтуллин һәм райондагы “Форпост” үзәге җитәкчесе Динар Фәйзиев мондый рухтагы очрашуларның киләчәктә башка белем йортларында да көтелә, дип белдерде. Тере хәрби белән аралашканда истәлекләр кала, киңәш тыңлана, бәлки кемнеңдер хыялларына юл да ачылыр. Бүгенге очрашудан да истәлек булып бергә төшкән фотосүрәт калды.
Розалия Зиннәтова