9 декабрьдә Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков Мирҗәм авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Дания Галимова янында булдылар. Алар аны Россиянең Ватан Геройлары көне белән тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Дания Галимовага бу бөек исем 1971 елның 8 апрелендә бишьеллык планнарны үтәүгә керткән өлеше өчен бирелә.