Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 12 декабрьдә Яңа Кишет авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтдин Галәветдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Мөхәммәтдин Галәветдинов 1943 елда фронтка китә, Кенигсберг шәһәрен азат итүдә катнаша, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 1946 елда туган авылына кайтып ферма мөдире, ындыр табагы мөдире булып эшли.
1948 елда Сания Галәвиева белән өйләнешәләр, 5 бала тәрбияләп үстерәләр.