Кыйммәткә төште
Районның хокук саклау органнары исерек хәлдә транспорт белән идарә итү фактларын булдырмау буенча профилактика эшен дәвам итәләр.
Наратлык авылында яшәүче Мәхмүт Мәгъсүмов автомобиль белән идарә иткәндә икенче тапкыр тоткарлана. 2015 елның ноябрендә ул моның өчен административ җаваплылыкка тартыла, аңа 30 мең сум штраф салына, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
Әмма 44 яшьлек ир тиешле нәтиҗә ясамый, яңадан исерек хәлдә руль артына утыра. 24 сентябрьдә “ВАЗ–21074” автомобилен Казан–Малмыж юлында әйләндерә, үзе зыян күрә.
5 декабрьдә җәмәгать суды М.Мәгъсүмовны 200 мең сум штраф түләтү, 2 елга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы
прокуроры урынбасары,
юстиция киңәшчесе