Хисап һәм сайлаулар

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Хисап һәм сайлаулар

9 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең XXVI хисап–сайлау конференциясе булды. 2012 елның 22 ноябреннән 2016 елның 9 декабренә кадәр башкарылган эшләр турында партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Рамил Гарифҗанов хисап тотты.

“Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсендә 4967 әгъза исәптә тора, алар 42 башлангыч бүлекчәгә берләшкән. Апаз, Яңа Кенәр, Шушмабаш башлангыч бүлекчәләре – иң эреләрдән. Партия әгъзалары саны барлык сайлаучыларның 13 процентын тәшкил итә. Бу республикада иң зур күрсәткеч (республика буенча – 4,6 процент).

Районда халыкның тормыш хәлен яхшырту буенча зур күләмдә эш алып барыла. Аларның күбесе төрле федераль, республика программалары аша тормышка ашырыла. “Мәгарифне яңарту”, “Балалар бакчаларын – балаларга”, “Физкультура–сәламәтләндерү комплексларын төзү”, “Бердәм ил – уңайлы мохит”, “Чиста су”, “Тарихи истәлек”, “Өлкән буын” һ.б. партия проектларының ничек тормышка ашырылуына безнең районда да мисаллар күп. 2016 елда Наласа, Ташкичү, Иске Ашыт, Хәсәншәех, Кәче мәктәпләре, Кәче балалар бакчасы ныклап төзекләндерелде. Районда 16 спорт мәйданчыгы урнаштырылды.

Безнең районда “Бердәм ил – уңайлы мохит” дәүләт программасы нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлык- лар тудырыла.

Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына даими рәвештә медицина тикшерүе уздырыла. “Безнең кадерле ветеран” проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палаталар булдырылды, аларга партиянең яшь гвардиячеләре шефлык итә.

“Чиста су” проекты кысаларында, Арча район Советының “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары инициативасы буенча, район халкын су белән тәэмин итү программасы эшләнде һәм расланды. Әлеге программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә яңа су чыганаклары тоташтырылды һәм Арча шәһәре су белән тулысынча тәэмин ителде, суның сыйфаты да яхшырды.

Партия проектлары иҗтимагый тормышның төрле өлкәләренә: мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклауга кагыла, алар муниципаль берәмлекләрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән.

Конференция делегатлары “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе секретаре итеп Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевны сайладылар.

Конференциядә партиянең җирле бүлекчәсенең сәяси советы, җирле контроль комиссиясе, Татарстан төбәк бүлекчәсе конференциясенә делегатлар сайланды.

Соңыннан конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин катнашты.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International