Иске Ашытта Мәүлид кичәсе

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Иске Ашытта Мәүлид кичәсе

Җомга көн кич белән Иске Ашыт халык театры Яңа Кенәрдә “Китмәгез торналар” (Таңчулпан Зарипова) спектаклен куйды. Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи үзе дә уйнады. Ул спектакльнең режиссеры да. Икенче көнне Иске Ашыт мәдәният йортында Мәүлид кичәсе үткәрделәр.

Бәйрәмгә Иске Ашыт авылының ак яулыклы апалары, мәдрәсәгә йөргән балалар килде. Мәҗлес чәй өстәле артында үтте. Кичәне Иске Ашыт мәдәният йорты директоры Гөлсинә Халикова, сәнгать җитәкчесе Зөлфия Фәтхуллина, китапханә мөдире Гөлнара Мәгъсумова, театрның режиссер ярдәмчесе Илшат Заһидуллин, Ташкичү авыл җирлегенең әйдәп баручы белгече Диләрә Ганиева оештыр- ган. Кичәгә яраткан җырчыбыз Фердинанд Фәтхине дә чакырганнар һәм мөнәҗәтләр җырлавын, программаны алып баруын үтенгәннәр. Бәйрәмгә Фердинанд Фәтхи кунак булып кына кайт- маган, ул моңлы итеп мөнәҗәтләр җырлады, программаны үзе алып барды.

Кичәне авылның имам хатыйбы Габдерәшит Әхмәтов коръән уку белән ачып җибәрде. Балалар да, олылар да тын калып, аны тыңлады. Авыл абыстае Фидания Мәүлиева Мәүлид кичәсенең мәгънәсе турында сөйләде. Соңгы Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) милади елы исәбе белән 571 елда дөньяга килгән. Мөхәммәд галәйһиссәләм дөньяга килгәнче кешелек җәмгыяте нык бозылып өлгерә. Бөтен җирдә караңгылык, өметсезлек хөкем сөрә. Кешеләр иманнарын югалта, хакыйкать онытыла. Кеше менә шундый коточкыч халәткә җиткән вакытта җир йөзенә Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһның илчесе булып килә. Ислам кануннары, шәригать кешелек җәмгыятен зур афәттән коткара.

Мәүлид кичәсендә коръән уку, гыйбадәт кылу, гыйбрәтле мөнәҗәтләр көйләү, бәетләр сөйләү, тормыш турында уйлану, бу кичтә булган төрле могҗизалы хәлләр турында әңгәмәләр уздыру бик саваплы гамәләрдән санала.

Бу дөньяда яшәү кирәк  иман белән,

Иманыңа илтер юл бар – кыйбла, дигән.

Рәсүлебез аша безгә  Аллаһыдан

Изгеләрдән изге китап – Коръән иңгән.

Дини–фәлсәфи, туган ил турында, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, яшәү һәм үлем турындагы мөнәҗәтләрне көйләү, чыннан да, уйландыра, кешене иманга китерә, хакыйкатькә өнди. Зиратларга керәм, хәйран калам... Кайберләре бәхет ни икәнен белми киткәндер... Каберенә эзең суытма. Карт–корыга хәер биргәләп тор, үзең белән булсын иманың.

Күңелләрне сафландыра торган сүзләр. Әти–әнине, кыз туганны, ятимнәрне белергә кирәк икән. Безнең барыбызның да бәхете әниләрдә. Китә күрмә, әни, ятим итмә, нәүмиз калыр абзар, куралар... Сабый чак-лар бик тиз үтеп китә, әти–әнкәй мәңге түгел лә. Күршең, хәләл җефетең разыймы...

Иске Ашытта үткән Мәүлид кичәсендә әнә шундый гыйбрәтле эчтәлекле, күңелләргә шифа булып ята торган мөнәҗәтләр, бәетләр тыңладык. Балалар һәм кичәне оештыручылар да чыгыш ясады. Мондый кичәне оештыручыларга рәхмәт.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International