Сез яшәтәсез район газетасын
Әбүнәче көне Арча почта бүлекчәсендә даими үткәрелеп килә. Ә бу юлы ул Арча Мәдәният йортында зур чара итеп оештырылды.
– Зур бәйрәм бу. Мондый масштабта беренче тапкыр үткәрелә. Җылы атмосфера. Зур кунаклар килгән, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – Безнең Арча районы газета–журналларга язылу буенча алдынгылар рәтендә. Бу халкыбызның элек–электән мәгърифәтле булуыннан да килә торгандыр. Аннан почта хезмәткәрләренең зур хезмәте дә бу. Зур рәхмәт аларга.
– Ә бу бәйрәм халыкка да, почта бүлекчәсенә дә файдага булсын һәм бары тик уңай тәэсирләр генә калдырсын, – диде “Татарстан почтасы” идарәсенең ваклап товар сату бүлеге җитәкчесе Елена Юрьева.
Әбүнәче көненә “Арча хәбәрләре”, “Шәһри Казан”, “Казанские ведомости” газеталары, “Сөембикә” журналыннан вәкилләр дә килгән иде. Буш кул белән дә түгел. Аларның “күчтәнәчләре” бәйрәмне тагын да бизәде. “Шәһри Казан” бүләк итеп танылган эстрада җырчысы Илсөя Бәдретдинова белән Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировны алып килгән.
– Минем сәнгатемне иң яхшы аңлаучылар – арчалар. Залларны тутырып концертыма киләсез. Рәхмәт сезгә, – диде Илсөя Бәдретдинова. – Газета–журналларны иң күп алдыра торган, иң укымышлы халык та – Арчада.
Җырчылар яраткан җыр- ларын башкардылар, бик теләп фотосүрәткә төштеләр. Үзебезнең Арчабыз сандугачы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗанов чыгышын да арчалар һәрвакыттагыча яратып тыңлады. Чәй көне уңаеннан коймак белән тәмләп чәй дә эчтеләр, Казан кул осталары, поч-та бүлекчәләре хезмәткәрләре кул эшләре күргәзмәләре белән дә таныштылар. 30 ел гомерләрен почта хезмәтенә багышлаганнарны да зурладылар. Аларга Арча почта бүлеге җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов бүләкләр тапшырды. Урта Курсадан Резеда Зарипова, Апаздан Халидә Заһретдинова район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Район газетасы исеменнән “Җидегән чишмә” Арча халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов бәйрәмгә килүчеләргә җыр бүләк итте, Халидә Фәйзрахманова җитәкчелегендә “Каурый каләм” әдәби берләшмәсе үзешчән шагыйрьләре чыгыш ясады. “Каурый каләм”леләр Илфат Әскәров, Факия Шәрәфетдинова, Фәния Сабирҗанова, Фирдүс Ганиев башкаруындагы җырлар, Халидә Фәйзрахманова, Факия Шәрәфетдинова, Дамир Нуриәхмәтов, Фәния Низамиева, Язилә Баһаветдинова шигырьләре чараны тагын да ямьләндерде.
– Бүген Интернет тормышыбызга ныклап кереп урнашты. Ә безнең буын газета–журналлар укып үсте. Яшьләр бу өлкәдә дә бездән үрнәк алсын иде, – диде “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин. – Район газетасына язылган әбүнәчеләребезгә зур рәхмәт. Без чыгарабыз, сез яшәтәсез район газетасын.
– Миңа хәзер 69 яшь. Район газетасын 8 сыйныфтан укып барам. Бик ошый, – диде Түбән Пошалымнан Венера Фатыйхова.
Баш мөхәррир “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенең “Яңа ел чыршысы” акциясе, әти–әниләрен, туганнарын, ветераннарны яздыручыларның исемнәре шул чыршыны бизәп торачагы турында да әйтеп үтте.
Бу көнне дә әлеге акциягә кушылучылар табылды. Арчадан Гөлсөя Җәләева бертуганы Рәҗипне 55 яшьлек юбилее, Халидә Фәйзрахманова ире Рифатны туган көне белән котлап, Иске Кырлайдан Зөлфия Хәбибуллина туганнарын газетага яздырды. Рүзәл Нигъмәтҗанов әти–әнисен 2000 сумга газета–журналларга яздыр- ды. Ә үз пенсионерларын яздырган “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов, “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте җитәкчесе Раиф Сибагатуллин, өлкәннәр һәм инвалидлар йортын, “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәкләрен яздырган “Илком” ширкәте җитәкчесе Ильяс Хәкимов, өлкәннәр һәм инвалидлар йортын яздырган “Таттелеком” ширкәте профсоюз комитеты исемнәре “Изгелек агачы”нда урын алды.
Гөлсинә Зәкиева