Алар рәхмәтле һәр көнгә
Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең сәхнәдә чыгыш ясавы – ул җәмгыятебезнең бер адым алга китүе. Укытучыларына рәхмәт.
Район Мәдәният йортында оештырылган кичәдә иң башта социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев чыгыш ясады. Илдус Котдусович күпләрне кызыксындырган мәсьәлә – инвалидларны социаль яклау мәсьәләләре буенча быел гамәлгә кергән яңа законның ничек тормышка ашырылуы хакында сөйләде.
– Комиссия белән 20ләп объектны карап чыктык, – диде ул. – Хуҗаларын күреп сөйләштек. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр ярдәмнән башка объектка керә–чыга алсын өчен нинди уңайлыклар эшләргә тиешлеге күрсәтелде. 2017 елда планлаштырылган эшләр башкарылыр, дип өметләнәбез.
Илдус Әһлиев Яңа Кенәрдәге өлкәннәрне һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә теләге булган һәркем ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта ала, диде. Анда хәзер ике атна ял итәләр. Моның өчен Мәрхәмәтлек үзәгенә (телефон 3–23–30) яки Яңа Кенәрдәге тернәкләндерү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сәхнәдә төрле конкурсларда җиңү яулаган яшүсмерләр чыгыш ясады. Мөмкинлекләре чикләнсә дә, сәләтне чикләп булмый шул. Наратлык авылыннан Хәния Хәбибуллина үзе язган шигырьләрен укыды.
Ходайга рәхмәтләр
укыйм
Дөньяга килгәнемә.
Рәхмәтлемен һәр көнгә!
Яңа Кенәр интернат–мәктәбе малайлары һәм кызлары күмәкләп биеделәр, җырладылар, гармунда уйнадылар. Афәрин, күпме һөнәргә өйрәнгәннәр!
Сәхнәгә таянгыч җайланма белән чыккан 80 яшьлек Кәүсәрия апа Һадиева:
– Мәмсәдә туып–үстем, – дип сөйләде. – Хәзер Арчада яшим. Җырлап яшәдем. Үземнең яраткан җырымны башкарам: “Яшьлегемә кире кайтыр идем”.
Залга моңлы көй агылды.
...Яшьлегемә кире кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса.
Бар да тын калып, үз уйларына бирелеп (залда өлкәннәр күп иде), Кәүсәрия апаны тыңлады.
Без йөзеннән елмаю китмәгән коляскадагы Руслан Хәбибуллинны дәртле көйгә биюе белән күптән яратып өлгердек. Бу юлы ул тагын тамашачыга бәйрәм кәефе бүләк итте.
Иске Кишеттән Рәнис Хәйруллин тәмам җыр- чыга әверелгән. Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Минхәирова тырышлыгы зур монда.
Мин бәхетле әни,
Бу дөньяда синең барыңа...
Күпербаштан Гүзәл Абдуллина үзе язган “Алтын балык” шигырендә байлык сорамый, башкаларга сәламәтлек, иман сорый, һәр балага әти–әни сорый...
Гөлүсә Гарифҗанова “Әни” җырын башкарганда экраннан күрсәтелгән дипломнары санап бетергесез. Афәрин, Гөлүсә, бик матур җырлыйсың!
Зилә Сөнгатуллина, Алсинә Галимуллина, Ләйсән Шәяхмәтова, Илүс Галимов, Булат Нәҗипов, Яңа Кенәр интернат–йортыннан Максим Плотников чыгышлары да кайнар алкышларга күмелде.
Безгә матур ял бүләк итүчеләргә бик зур рәхмәт!
Румия Надршина