Габдулла Тукай музеена экскурсия.
Күптән түгел генә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ункөнлеге булып узды. Арчадагы “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп дәваланучы балаларны бу көннәрдә Арчаның төрле мәктәпләреннән килгән балалар үзләренең җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр. Күп кенә экскусияләр оештырылды. Шундыйларның берсе Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музее булды. Музей хезмәкәрләре безне бик җылы каршы алдылар.Иң элек Сөмбелә апалары балаларны бөек шагыйребез Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштырды. Кечкенә Габдулланың балачак еллары, үсмер вакытларын, авыр яшьлек еллары һәм бик иртә авырып дөньядан китүе турында балалар бик диккать белән тыңладылар. Ә инде Г. Тукай киемнәрен, көн-күреш кирәк яракларын, борынгы язмаларны алар кызыксынып карадылар.
Икенче катта урнашкан кыш бабай биләмәләре, андагы әкияти күренеш, кыш бабайга хат язулар, чыршы янында фотога төшү балаларга бигрәк тә ошады.
Ахырдан музей хезмәткәре Сөмбелә апалары балалар белән “мастер- класс” үткәрде. Балалар чыршыга өләргә төрле төстәге кәгазьләрдән ёлка уенчыклары ясадылар. Үзләре ясаган эшләнмәләрне алар сөенеп өйләренә алып киттеләр.
Мондый экскурсияләр балалар күңелендә бик озак саклана. Без музей хезмәткәрләренә баларны сөендергәннәре өчен бик рәхмәтле.