Зурладылар

2016 елның 17 декабре, шимбә

Зурладылар

Язучыларның шыгрым тулы Тукай клубында шагыйрь, прозаик, галим, мөгаллим, җыр-көйләр авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Хәнәфи Бәдигыйның (Канәфи Габделбәр улы Бадыйков) 75 яшьлек юбилеена багышланган “Тормыш фасыллары”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.

Анда язучылар, галимнәр, танылган әдәбият-сәнгать осталары, консерватория, театр училищесы, Арча педагогика көллияте студентлары катнашты. Кичәдә Хәнәфи Бәдигыйның вакыйгаларга бай хезмәт юлы, күпкыр- лы һәм нәтиҗәле иҗаты шактый тулы итеп ачылды.

Юбилярга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан дәүләт консерваториясе ректораты һәм профкомы, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова, Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова исеменнән рәхмәт хатлары, котлаулар, бүләкләр, җәлилче-галим буларак, каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап чыгарылган медаль тапшырылды.

Иҗаты турында бергә эшләгән хезмәттәшләре – язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, Казан Федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы факультеты деканы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин, Х. Бәдигыйның “Туган җир кешесе” исемле документаль повестеның төп герое, “Востокстройтрансгаз” трестының элекке җитәкчесе Тәлгать Шиһабиев, якташлары һәм каләмдәш дуслары Вакыйф Нуриев, Рифат Җамал, Камил Кәримов, Фәрит Хуҗин, Шамил Хаҗиев сөйләде.

Хәнәфи Бәдигый данлыклы Арча педагогика көллиятендә (ул вакытта училище) укып, гомере буена шул үзе сайлаган һөнәренә туг- рылыклы булып калган мөгаллим. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлап, шунда аспирантурада укып, профессор Вахит Хаков җитәкчелегендә герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатын өйрәнеп, кандидатлык диссертациясен яклаган, доктор диссертациясе язган күренекле җәлилче-галим, мөгаллим. Әлеге кичәдә аның хезмәт юлын мәктәптә математика һәм җыр укытучысы буларак башлап җибәрүе, ун ел чамасы урта мәктәп директоры булып эшләве, Казан дәүләт, педагогика (һәм милли университетта), консерваториядә доцент, профессор, декан ярдәмчесе, проректор вазифаларын башкаруы әйтеп үтелде. Шигырь, проза китаплары, дәрес-лекләр, күпсанлы фәнни-хезмәтләр авторы булуы да искә алынды.

Кичәдә Хәнәфи Бәдигыйның өлкәннәр һәм балалар өчен язган шигырьләре, юмор-сатира әсәрләре, аның сүзләренә язган һәм үзе иҗат иткән җырлары яңгырады. Кичәне танылган юмор-сатира остасы, язучы, автор-башкаручы, сценарий авторы Алмаз Хәмзин алып барды һәм ул кичә дәвамында Хәнәфи Бәдигыйның байтак шигырьләрен укып, иҗаты турында каләмдәшләре әйткән сүзләрне ирештереп, зур осталык белән үзе баянда уйнап һәм җыр-лап бик күңелле, кызык- лы итеп, профессиональ югарылыкта алып барды.

Йолдыз Шәрәпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International