Пенсияң яшәү минимумына җитәме?

2016 елның 17 декабре, шимбә

Пенсияң яшәү минимумына җитәме?

Җитмәсә, өстәп түлиләр. Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе районда яшәү минимумыннан азрак пенсия алган 1284 пенсионерга 1 млн. сумга якын акча өстәп түли. Аның тәртибе турында без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина белән сөйләштек.

– Гөлназ Гыйлембаевна, бүген пенсионерның яшәү минимумы күпме һәм ул 2017 елда ничек булачак?

– 2016 елда пенсионерның яшәү минимумы 7526 сум тәшкил итә, ә 2017 елда ул 8232 сум булачак.

– Пенсиясе яшәү минимумына җитмәгән пенсионерларга өстәп түләү тәртибен аңлатсагыз иде.

– Пенсионерның барлык керемнәре дә исәпкә алына. Пенсиягә юл акчасы, субсидияләрне кушканнан соң да пенсионерның барлык кереме яшәү минимумыннан ким чыга икән, ул вакытта Пенсия фонды аерманы өстәп түли. Һәркем үзенең айлык керемен якынча исәпли ала. Айлык керем (пенсия, субсидия, юл акчасы) яшәү минимумыннан ким чыга икән, ул вакытта пенсионер Пенсия фондына килеп, гариза язарга тиеш. Моның өчен пенсионерның үзе белән паспорты, СНИЛСы һәм хезмәт кенәгәсе булу шарт.

– Өстәп түләү эшләүче пенсионерларга да кагыламы?

– Юк, кагылмый. Эшләүче пенсионерның пенсиясе яшәү минимумыннан ким булса да, аңа өстәп түләнми.

– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International