Бер яшьлектә, бер картлыкта
Бүген алар сәхнәне бизәде. Авылдашларына рәхәтләнеп үзләренең осталыгын күрсәтте. Хәер, аларның сәләтле икәнлеген бу авыл җирлегенә кергән һәркем белә булыр, чөнки бәйрәмнәр бүген концертта катнашучы күпләрнең чыгышыннан башка узмый.
Алар — Иске Кырлай авыл җирлеге үзешчәннәре, узган атнада “Җомга көн кич белән” концертына 9 авыл халкын Түбән Мәтәскә мәдәният йортына җыйды.
Авыл җирлеген Фәргать Сираҗетдинов җитәкли. Гомумән, шушы тугыз авылны ике Фәргать (берсе җирлек башлыгының урынбасары Фәргать Низамиев) “тартып бара”. Авылларның тарихын, истәлек-ядкәрләрне барлау, гореф-гадәт, йолаларны яшь буынга тапшыру максатыннан оештырылган мондый рухтагы концертлар буласын ишеткәч алар эзләнү эшенә авылларның интеллигенциясен эшкә җигә. Шул тырышлык нәтиҗәсе — җирлек тарихында яңа китапчыклар, фотоальбомнар барлыкка килә һәм тарихның берникадәр өлеше бүгенге концертта тамашачыга да җиткерелде. Үз җиреңнең үткәнен белеп яшәү кирәкле генә эш түгел, горурлык ул. “Син кайдан?” дип сорасалар, нинди туфрактан шытып чыкканлыгыңны тарих белән бәйләп чатнатып әйтеп бирүләре ни тора бит!
Ә шул җирлекнең талантлары булып яшәвеңнең нинди рәхәт булуын әйтеп тә торасы юк! Бу концертта да инде сәхнәнең тәмен күптән татып тәҗрибә туплаган үзешчәннәр белән бергә, беренче адымнарын ясаучы талантлар да күп иде. Әнә яшьләр ничек бии! “Бер яшьлектә, бер карт- лыкта”, дип юкка әйтмиләр шул, яшьләрнең дәртле җилкенүенә түзеп тора алмыйча, сәхнәгә әбиләр дә чыкты. Яшьләрдән калышмаска исәпләре — билләре дә турайды, аякларның хәрәкәте дә җитезләнде. Өч буын (әбиләр, кызлар, кызчык) сәхнәне ду китерә. Сәхнә шулай адреналин бирә шул.
Үзләренең районда бер дигән курайчылары, виртуоз баянчылары бар бу якларның. Аларга алмашка үсеп килүче яшьләр булуы исә зур сөенеч! Айбулат Харисовны гына алыйк, киләчәктә курай серләренә тирәнтен төшенеп, әтисе Рәдисне дә уздыруы ихтимал. Үзе генә кызыксынып калмаган, бу уен коралында уйнарга өйрәнергә иптәшләрен дә кызыктырган, концертта бергәләп тә чыгыш ясадылар. Коллегабыз — “Арча” радиосы хезмәткәре Раушан Нәбиуллин да оста баянчы икән. Мондый концертлар талантларны барлау, сәләтлеләрне халыкка таныту өчен дә кирәк. “Киленгә су юлы күрсәтү” фольклор күренешендә милли йолалар яңартылды. Бу күренешне хәзер кайбер якларда еш очратырга мөмкин, үзебезнең районда да бу йоланы яңарту очраклары булды. Авыл җирлегенең җырчыларын бәяләп бетерерлек түгел. Музыкаль белемнең нәрсә икәнлеген белмәгән авылда туып-үскән туташ-ханымнар табигать биргән сәләтләрен эшкә җигеп һәр бәйрәмне җыр белән каршы алырга ярата биредә. Бәйрәм кичен тагын бер чыгыш ямьләде — кунак булып Өтнә авылы егете Фәрид Низамиев кайткан. Ул дәртле җырларын бүләк итеп кенә канәгатьләнмәде, якташларын да аягүрә басып “Туган тел”не җырларга мәҗбүр итте.
Шыгрым тулы зал аягүрә басып үзешчән сәнгать осталарын — авылдашларын, якташларын алкышлый. Сәхнә кешесе өчен шуннан да зур бүләк буламы?!
Розалия САФИНа