Казан шәһәрендә Халыкара мәдәният, сәнгать һәм иҗат конкурсы узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Вадим Кузнецов гитарада уйнап “Инструменталь музыка” номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (укытучысы Миләүшә Алеева).