“Тармакның иң яхшы профсоюз оешмасы”

2016 елның 17 декабре, шимбә

Арча районы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты (рәисе Наилә Дәүләтшина) “Тармакның иң яхшы профсоюз оешмасы” республика бәйгесендә катнашып, беренче урынны яулады.

Профсоюз яшь кадрларны тарту максатыннан төрле спорт ярышлары, үзешчәннәр бәйгеләре оештырып килә. Күптән түгел Казанның “Ливадия” шифаханәсендә эшләүче һәм укучы яшьләрнең XII республика проф- союз үзешчән сәнгать фестивале булды. Анда Арча сәнгать мәктәбеннән Дамир Гасыймов, Артур Хафизов, Арча Мәдәният йортыннан Рәсим Низамиев, Зөлфия Әүхәдиева катнашты. Автор җыры номинациясендә Артур Хафизов, фольклор вокал номинациясендә Дамир Гасыймов икенче дәрәҗә лауреат булдылар, гала–концертта катнаштылар, грамоталар һәм акчалата бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International