Прокуратура аңлата
2017 елның 1 гыйнварыннан җинаять җаваплылыгының яңа төре — мәҗбүри эшләр гамәлгә керә.
Ул зур булмаган һәм урта авырлыктагы җинаятьләр, шулай ук беренче тапкыр авыр җинаять ясаган өчен иректән мәхрүм итүгә альтернатива буларак кулланылачак. Мәҗбүри эшләргә хөкем ителүчеләр җәзаны махсус учреждениеләрдә – төзәтү үзәкләрендә үтәячәк. Мәҗбүри эшләргә хөкем ителүчеләрнең хезмәт хакыннан суд билгеләгән күләмдә тотып калыначак.
Ринат Ситдыйков,
район прокуроры, юстиция өлкән
киңәшчесе