Бурычларсыз тәмамларга

2016 елның 17 декабре, шимбә

Бурычларсыз тәмамларга

14 декабрьдә Арча район Советының унынчы утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев ачты һәм алып барды.

Утырышта район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев “Арча муниципаль районының 2016 елга һәм 2017–2019 елларның планлы чорына бюджеты турында”, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин. “Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2016 елдагы эше турында” чыгыш ясадылар.

– Арча муниципаль районы бюджетына физик шәхесләр кеременә салымны төп түләүчеләр булып бүгенге көндә “АСПК” акционерлык җәмгыяте, “Ак барс” агрокомплексы”, “ГазпромТрансгазКазань”, “Татавтодор”, “Таттелеком” ширкәтләре, “Россия тимер юллары”, “Сетевая компания”, “Арскнеф- тепродукт” акционерлык җәмгыятьләре тора, – диде Фәнис Исмәгыйлев. – Әмма “Арча балык хуҗалыгы”, “Арча элеваторы”, “Арча” агрофирмасы кебек бурычлылар да бар. “Татарстан почтасы”, салым хезмәте, бюджет предприятиеләре, учреждениеләре, аеруча җирлекләр хезмәткәрләренә милек салымнары җыю буенча башкарган эшләре өчен рәхмәт.

Салымнар буенча бурычларны (1 декабрьгә 8989,6 мең сум) мөмкин кадәр киметеп, бюджет акчаларын беренче чираттагы чыгымнарга (хезмәт хакы түләүгә, коммуналь хезмәтләргә, урамнарны яктыртуга) юнәлдереп, елны бурычларсыз тәмамларга мөмкин булачак.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев салымнарны түләүне тәэмин итмәгән җитәкчеләр законда каралганча җаваплылыкка тартылачагын аеруча басым ясап әйтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин үзенең чыгышында быел ун айда тулай территория продуктының (бу районның эшен билгеләүче мөһим күрсәткеч) 8,7 млрд. сум тәшкил итүен әйтеп үтте. Иң зур үсешне сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш биргән. Сөт комбинаты, “АСПК”, “Арск Пласт”, “Натураль продукт”, “Райфа” предприятиеләренең эшчәнлеге уңай бәя алды. Сәнәгать секторында 2 меңнән артык кеше эшли, бу райондагы эшкә яраклы кешеләрнең 11 проценты.

Хәзерге вакытта инвесторлар белән районда тәүлегенә 60 тонна эшкәртә ала торган бәрәңге эшкәртү комбинаты, “Арча” сәнәгать паркы төзү турында сөйләшүләр бара. Алар тормышка ашканда 300дән артык эш урыны барлык- ка киләчәк.

Районда кече һәм урта бизнес өлешенә 26,8 процент тулай территория продукты туры килә. Салым керемнәренең 28 проценты кече эшмәкәрлек субъектларыныкы.

Кыенлыкларга карамастан, 2017 елда республика программаларын тормышка ашыру дәвам итәчәк. Кимендә 27 мең квадрат метр торак төзеләчәк. Социаль ипотека программасы буенча 5 күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла. Коммерция торагы, шәхси төзелешләр алып барылачак.

Утырышта шулай ук муниципаль әһәмияттәге башка мәсьәләләр каралды.

Ильяс СӘХӘПОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International