Арча муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды

2016 елның 17 декабре, шимбә

Арча муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов алып барды. Утырышта район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов катнашты. Республиканың эре шәһәрләре белән чагыштырганда бездә хәл уңай булса да, районда наркотик матдәләр куллану очраклары бар. Утырышта бу мәсьәлә турында җитди сөйләшү булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International