Геройлар белән очрашырга кирәк шул

2016 елның 17 декабре, шимбә

Геройлар белән очрашырга кирәк шул

Мәскәүдән Советлар Союзы Герое, очучы–космонавт Анатолий Павлович Арцебарский кайтуы турында газетабызда хәбәр иткән идек инде. Ул иң беренче Арчаның 3нче мәктәбендә (директоры Люция Фатыйхова) укучылар белән очрашты. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.

Батырлык дәресендә шулай ук Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов, Әфганстанда хәрби хезмәт үткән ир–егетләр, районның “Сугышчан дуслык” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Яңа Кенәр мәктәбендә космос серләрен балаларга өйрәтүче педагог Хәлил Гайнетдинов кызыклы чыгыш ясадылар. Балаларга кызык иде.

Ничек кызык булмасын, Герой, очучы–космонавт Анатолий Павлович ачык космоска 6 тапкыр чыга. Аның очу вакыты 144 тәүлектән артып китә. Ә ачык космоста 32 сәгать 17 минут эшли. Ул хәтта видеофильм да күрсәтте. Әнә нәрсә ди Герой:

– Әти–әнинең йөзенә кызыллык китермәслек итеп яшәргә кирәк!

Ә ничек итеп? Бу сорауга Герой да, Әфганстан сугышында катнашкан ир–егетләр дә, районның хәрби комиссары да ачык итеп әйтте:

–Ялкау булмаска, тырышып укырга, туган җиреңне, Ватаныңны яратыр- га, ныклап физик хезмәт белән шөгыльләнергә, беренче булырга кирәк.

Герой:

– Кайсыгыз турникта 10 тапкыр тартыла ала? – дип тә сорады.

Залда ара–тирә кул күтәрүчеләр булды. Балалар үзләре дә кызыксындырган сорауларын бирделәр. Соңыннан бергәләп фотога төштеләр. Герой очучы–космонавт Анатолий Арцебарский, фотосына имза куеп, балаларга истәлеккә бирде. Арча егете Инсаф Гапделбәров хәрби җырлар башкарды. Бу очрашу балалар күңелендә озак сакланыр әле!

Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International