Сазлыкта солдат сөякләрен эзләү батырлык түгел мени!
“Казан арты” тарих—этнография музее директоры Ришат Камалов “Ватан Геройлары” көне уңаеннан оештырылган кичәгә дәшкәч, тиз генә фотога төшереп чыгармын дигән идем, китә алмадым...
Афәрин, музей, китапханә, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре бик матур очрашу оештырган. Хәтта зал тулы яшьләр дә тып—тын калып тыңлады. Иң башта районның Бөек Ватан сугышы, Хезмәт Геройлары искә алынды. Алар: Валентин Ежков, Гатаулла Салихов, Нәкыйп Сафин, Гани Сафиуллин, Илсур Шәйхетдинов, Мирбат Хәстиев, Шәрифулла Сәгъдуллин, Дания Галимова, Стелла Габдрахманова, Галимулла Әсхәдуллин. Әфганстан сугышында башын салган солдатлар Васыйл Әһлиуллин, Фәнис Бикбаев, Марат Лотфуллин да искә алынды.
Арча педагогика көллиятенең “Прометей” эзтабарлар отрядыннан Айгөл Миндубаева белән Алина Автономова Новгород белән Ленинград өлкәләре арасындагы сазлыкта казу эшләре алып барулары һәм ничек итеп солдат сөякләрен табып алулары турында бик дулкынланып сөйләделәр.
– Сазлыклы урында яшәве җиңел түгел, – диде алар. – Ә без анда ике ай буе эзләнү эшләре алып барабыз. Солдат сөякләренә тап булу күңелгә бик нык тәэсир итә. Бу шомлы җирдә без сугышны тойдык... Ваемсыз яшьлектән олыгаеп киткәндәй булдык. “Прометей” отрядына эләгүе кыен. Психик һәм физик яктан әзер булырга кирәк.
Әфганстан сугышында взвод командиры булып хезмәт иткән прапорщик Рафик Җамалиев:
– Батырлыкны сугышта гына түгел, тыныч тормышта да эшләп була, – диде. – Менә әле генә чыгыш ясаган кызларның “Үлем кыры”нда сазлыкта эзләнү эшләре алып баруы батырлык түгел мени?!
Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Миләүшә Алиева гитара белән сугыш темасына җыр башкарды. Миләүшә Тәлгатовна һәрвакытта да күңелгә кагыла торган җырлар башкара. Бу юлы да барыбыз да тын калдык.
Таушалган фотодан яшь солдат карап тора...
Бер сәгатьлек очрашуда студентлар, мәктәп укучылары ваемсыз яшьлекнең бер мизгелендә тормыш турында, башларын җиргә салган солдатлар, геройлар хакында уйландылар, саргаеп беткән фотодан карап торган солдатның карашын тойдылар... Ә бу хисләр матурлык һәм батырлык уята.
Румия Надршина