Канатны канатка куеп яшәр кешең булсын ул
“Мәхәббәт – кеше хисләренең, мөгаен, иң серлеседер. Нишләп әле кинәт кенә икенче кешегә бик нык тартыла башлыйсың? Ни өчен әле нәкъ менә шул кешене һәрчак күрәсең килә? Никадәр кеше арасыннан бары тик берәү генә сине магнит кебек үзенә тартып тора һәм хис дөньясына дәшә? Бу сихри, ләззәтле хисләрне кем генә кичермәгән, кем генә алар утында янмаган”.
Алып баручының шушы сүзләре яшьлек елларына алып кайткандай итте. Ул көнне Арча Мәдәният йортында ЗАГС бүлеге тарафыннан үткәрелгән “Мәхәббәт утында янган йөрәкләр” дип исемләнгән кичәдә катнашучы парлар да шундый ук хисләр кичергәндер дип уйлыйм. Бу кыска гына вакыт эчендә алар очрашу, мәхәббәт аңлашу, язылышу мизгелләрен яңадан бер кат күңелләреннән кичерделәр, ЗАГС бүлегенең “Дан китабы”на кул куйдылар.
Ә артта ничәмә–ничә еллар, тигез, бәхетле тормыш, балалар, оныклар... Арча станциясендә яшәүче Сәвия һәм Наил Сөләймановларның бергә гомер итә башлауларына 55 ел булган.
– Без яшь чакта кияргә юньле кием, ашарга җитәрлек ризык булмаса да, кичләрен клубларга чыга идек. Кызлар җырлый–бии, егетләр гармун уйный, – дип искә ала Сәвия апа. – Клубтан озата кайткан Наилнең гомерлек юлдашы булып китүемне сизми дә калдым.
1961 елда тарантаска ястык салып, гармуннар белән килен төшерәләр, мендәргә бастырып каршы алалар. Туй өстәлендә бәрәңге пәрәмәче, аш, кабартма. Ул вакытлар өчен иң сыйлы өстәл.
Гомер сизелмичә узып та киткән. Сәвия һәм Наил Сөләймановлар биш бала үстерәләр, хәзер 11 онык- лары, 1 оныкчыклары, 3 киленнәре, 3 кияүләре (берсе оныкныкы) бар. Уллары Дамир, киленнәре Надия, оныклары белән яшиләр. Бу көнне әлеге парны котларга да 17 кеше килгән иде. “Көньяк” территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Эльвера Сергеева юбилярларга бүләк тапшырды, киленнәре Надия аларга багышлап җыр башкарды, Сәвия апа чәчәкләргә күмелде.
Арчадан Әнисә һәм Исмәгыйль Абдулхаковларның да бергә яши башлауларына 50 ел булган. Алар икесе дә әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сугыш чоры балалары. Яшьлек еллары сугыштан соңгы авыр вакытка туры килә. Укуларын дәвам итәргә мөмкинлекләре булмый, 7 сыйныфтан соң җигелеп эшкә керешәләр.
– Күршеләр идек без. Очраша башладык. Өч ел армиядән көтеп алдым, – ди Әнисә апа.
Хәзер балалары, онык- лары, оныкчыклары исәнлегенә сөенеп яшиләр.
– Сез безгә бик кирәк. Безне үстердегез, кеше иттегез, хәзер балаларыбызны үстерешәсез. Рәхмәттән башка бер сүз юк сезгә, – дип аларга булган олы ихтирамнарын җиткерде балалары.
Бу парны “Көнбатыш” территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ирек Минзин да котлады.
– Мөрәле авылында үрнәк гаиләләр бик күп. Мәсхүдә һәм Минсадыйк Әсхәдуллиннар – шуларның берсе. Лаеклы ялда булса да, оста куллы Минсадыйк абый эштән туктамый. Агачтан, тимердән әйберләр ясый. Балаларына, оныкларына да зур терәк алар. Киләчәктә дә исән–сау булып, тигезлектә яшәргә язсын, – диде Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина 35 ел тату, тырыш гаилә булып яшәгән бу парны котлап.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА