Әле ярый сез бар, сабыйларым

2016 елның 17 декабре, шимбә

Әле ярый сез бар, сабыйларым

“Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” дигән татар телендә сөйләшеп эшләүче рус телле балалар бакчалары тәрбиячеләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесе традициягә әверелеп бара. Быел ул өченче тапкыр үткәрелде. Финалга үткән 17 тәрбияче үзара көч сынашырга яңадан Арча педагогика көллиятенә җыелды. Әлеге бәйге белән танышырга быел Пенза өлкәсеннән дә кунаклар килгән иде.

– Шушы өч ел эчендә бу бәйге абруй казанды. Быел анда 61 тәрбияче катнашырга теләк белдерде, – диде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова. – Аңлашыла да. Татарстанда яшибез икән, без ике телне дә яхшы белергә тиеш. Рус милләтеннән булсагыз да, бүген сез татар телендә үз хезмәтегезне күрсәтәсез.

Бәйгедә катнашучылар арасында Буа, Лаеш, Тәтеш, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Түбән Кама, Биектау районнарыннан, Чаллы, Чистай, Казан, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә шәһәрләреннән тәрбиячеләр бар иде. Безнең Арча районы данын унынчы балалар бакчасыннан Ирина Газизова яклады.

– Мин бәхетле, чөнки мин тормышта үз урынымны тапкан шәхес, – диде ул үзе белән таныштырганда.

Гомумән, бу сүзләр һәр тәрбияче чыгышында яңгырады. Аптырарлык урын да юк. Үз хезмәтен чын күңеленнән яратмаган кеше мондый эшне башкара да, ярышларда көч сынаша да алмый, катнашкан очракта да ул аның ышандырырлык чыкмый.

 Шунысына игътибар итми мөмкин түгел, алар балаларны ярата, шуңа да мәшәкатьле, әмма кызыклы, мавыктыргыч хезмәтеннән тәм таба. “Минем тормышым – игелек эшләү белән бәйле, чөнки мин – тәрбияче”, – диде берсе. “Әле ярый сез бар, сабыйларым, йөгереп килеп мине кочарга”, – диде икенчесе.

Аннан конкурсантлар 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән “Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм” дигән исем астында татар телендә үзләре әзерләп килгән уеннарны тәкъдир иттеләр. Берсеннән–берсе кызыклы, мавыктыргыч уеннар балаларга бик ошады. Башта чит тәрбияче апаларны күреп, югалып калган кебек булсалар, тора–бара тәмам ияләшеп беттеләр, шул уеннардан тәм таптылар.

Безнең Ирина Газизова балаларны “автобуска” утыртып (үзе шофер, үзе кондуктор) паркка карусельдә йөрергә алып барды. Юл буе җыр-лашып бардылар, күңелле итеп кайттылар. Ирина үзе дә балалар белән тиңләшеп бетте. Шушы кыска гына вакыт эчендә алар белән яшәде, алар белән уйнады.

Моннан тыш, бәйгедә катнашучы тәрбиячеләр “Тәрҗемә ит! Татарча сөйләшәбез” дигән уен–викторинада катнаштылар, “Ирекле микрофон” каршында чыгыш ясадылар, иҗади осталыкларын күрсәттеләр.

– Мин үзем Арчадан. Казанда балалар бакчасында эшлим. Педагогика көллиятендә читтән торып курсларда укыйм. Әлеге вакытта сессиядә. Мондый ачык дәресләрдә беренче тапкыр катнашам. Бик ошый, – диде тәрбиячеләр оештырган уеннарны зур кызыксыну белән күзәтеп утыр-ган Эльвира Зәйнуллина.

“Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” дигән татар телендә сөйләшеп эшләүче рус телле балалар бакчалары тәрбиячеләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесендә беренче урынны Казаннан Елена Малыгина яулады. Безнең Ирина Газизова “Идеяләр калейдоскобы” номинациясендә җиңеп чыкты.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International