Тәүге карлыгач

2016 елның 17 декабре, шимбә

Тәүге карлыгач

Арчаның 3нче мәктәбендәге иркен зал кунакларны үзенә еш җыя. Бу юлы ул каләм тибрәтүчеләр, аларның хезмәттәшләре белән шыгрым тулы иде — биредә “Илһам чишмәсе” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Китап диюгә күз алдына шундук язучы-шагыйрьләр килеп баса. Ләкин бу юлы иҗатчылар башка өлкәдә эшләүче кешеләр — мәгариф хезмәткәрләре иде. Күпкырлы укучыга тәкъдим ителүче китапта аларның — Арчада һәм район авылларындагы мәктәп укытучыларының һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренең иҗат җимешләре — шигырьләре тупланган.

Темаларның ниндие генә юк! Педагоглар, нигездә, тормыш фәлсәфәсе, туган җир, мәхәббәт мизгелләренә тукталса да, һәрберсенең иҗатында балалар темасы үз урынын алган. Китапның кереш сүзендә Татарстанның атказанган укытучысы Фәрхәт Зыятов коллегалары турында менә нинди канатлы сүзләр яза: “...алар профессиональ артистлар да, танылган әдипләр дә түгел. Ә шулай да аларның иҗат җимешләре булып туган шигырьләрендә тургай җыры сыман, туган якның, үзең яшәгән төбәкнең дәртле, шул ук вакытта сагышлы да моңы, аһәңе ишетелгәндәй тоела...”

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән мәкальне бераз үзгәртеп, бүгенге көн күзлегенә куеп, укытучыга дип үзгәртәсе килә. Арабызда шундый укытучылар бар, алар чыннан да чутсыз һөнәр иясе, нинди генә эш булса да, тәвәккәлләп алына, гадел, намуслы... Әле шул җитмеш төрле янына иҗатны да керткән бит ул укытучы. Тик аны һөнәр дип, үзеңне мәҗбүр итеп эшли торган эшкә санап булмый, ул — күңел халәте. “Безгә — укытучы халкына белемгә омтылу һәм каләмгә тартылу хас, шунлыктан, укытучы нинди генә чорда да эчендәгесен шигъри юлларда чагылдырырга омтылган. Бу хис мине дә уратып узмады. Мин артык хисле кеше, кем өчендер гадәти саналган әйбер мине шигырь язарга этәрә. Башлангыч сыйныфларда эшләгәнлектән бәйрәм кичәләрендә дә үзем язган шигырьләрне яратып кулланам”, — ди Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе укытучысы Ләйсән Гозәерова.

“Ә миңа иҗат итәр өчен тыныч атмосфера кирәк, — ди Ташкичү мәктәбенең техник хезмәткәре Диләрә Баһавиева. Китапка кергән 32 педагогның иҗат җимешләре арасында аның шигырьләре дә бар. 25 ел техник хезмәткәр булып эшләсә дә, кечкенәдән ачылган сәләте тынгы бирми Диләрә ханымга, күңелендәге хисләрен кәгазь битләренә төшерер- гә әйди. “Әтием Наил шундый җор телле кеше иде. Кара-каршы сөйләшеп торган арада да шигырь чыгарып куя торган иде. Миңа аның сәләте күчкәндер”, — ди һәвәскәр шагыйрә. Инде онык сөяргә әзерләнеп йөрсә дә (кызы Илүзә Баһавиева районыбызның Гариф Ахунов премиясе лауреаты, хәзер кияүдә), балачактан хыялланган югары белемгә дә ия булган Диләрә апа, күптән түгел социаль белем бирү академиясен тәмамлаган.

Казанбаш балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлара Шәрипованың да әле укучыга барып җитмәгән 300ләп шигыре бар. Бер саллы гына китаплык. Интернет челтәрендәге татар сайтларында еш күрергә була аның иҗат җимешләрен. Гөлараның шигырьләре җырлап торган кебек. Тормышның гадәти агышын, үзенең яшәү рәвешен, хис-кичерешләрен мәрҗәннәр тезгән сыман кәгазь битләренә төшерә ул.

Санаулы данәдә нәшер ителгән “Илһам чишмәсе” китабы бүген һәр мәктәпнең китапханәсендә бар. Төрле бәйрәм, чара уңаеннан шигырьләр эзләгәндә төрле темага хәзер рәхәтләнеп аннан табып булачак.
Китапка бәлки шигырь язучы барлык укытучының шигыре кереп тә бетмәгәндер, аларның иҗатын киләчәктә чыгачак китапларда күрергә өметләнә мөгаллимнәр.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International