Фермер булган авыл – бәхетле
Ашабаш авылына фермер Илдус Кәримов янына баруыбыз.
— Иң уңышлы эшләп киткән кешеләрнең берсе ул, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. — Грант алды, үгезләр симертә. Быел грантны Айваннан Гатауллинар гаиләсе, Өчиледән Рәшит Фазлыев та алды.
— Ашабашта тырыш кешеләр яши, — дим. — Анда ирләр арасында беренче булып сыер сава башлаган Гарифулла Шакиров бар иде, аларның өйләрендә дә булган бар, ул чакта балалары кечкенә иде әле.
Билгеле инде, бу легендар шәхес турында Илдус Кәримовтан да сораштым. “Хатыны исән, малае Эдуард авылда ферма мөдире”, — диде.
Илдусның үзенә килгәндә, аның юньле, ипле кеше булуы телефоннан сөйләшкәндә үк сизелеп тора иде. Машинасы белән авыл башына чыгып каршы алды.
— Юлларыгыз асфальт, йортлар матурланган, авыл ямьләнгән, — дим.
—Шөкер итеп кенә яшәрлек, — ди. — Кыз Иске Чүриледә мәктәптә укый, капкадан чыгып ун метр гына атлыйсы — автобус көтеп тора.
Илдус Кәче бүлекчәсендә идарәче, аннан ферма мөдире булып эшләгән. Ике ел элек авыл читендәге каркасы гына булган торакны алып, менә дигән ферма төзеп куйган. Аның бер өлешендә ашлык, фураж саклана, тегермән дә шунда. Хәзерге вакытта 20дән артык мөгезле эре терлеге бар.
— Үзебезнең хуҗалык- та 3 сыер да бар әле, — ди Илдус Кәримов. —Аларының “мөдире” хатыным Наилә. Атнага бер тапкыр Казанга барып сөт, каймак, эремчек сатабыз. Үзебезнең билгеле кешеләр бар. Бәясе дә әйбәт, киләчәктә сыерларны арттырырга дигән исәп тә бар әле.
— Әйе, сөткә сорау арта, — дип сүзгә кушылды Марат Абдуллин. — Казандагы ярминкәләрдә дә сөтне күбрәк алып килүне сорыйлар.
— Илдус минем ышанычлы ярдәмчем, — ди авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина. — Әле менә үзара салым акчасына чишмә төзекләндердек. Тракторы белән барлык тигезләү эшләрен башкарды, башка вакытта да ярдәме зур.
Ильяс Фәттахов