Районыбызда «Ел тәрбиячесе-2017” конкурсы дәвам итә. 1 турда педагоглар балалар белән эшчэнлек курсәтеп китсәләр, 2 турда аерым темага багышланган презентация белән зур аудитория алдында чыгыш ясаячаклар. Быел, башка еллардан аермалы буларак, конкурста шәһәр балалар бакчалары тәрбиячләре белән беррәттән авыл балалар бакчалары тәрбиячеләре дә көч сынаша. Катнашучыларга уңышлар теләп калабыз!