Арчада яңа башлангыч старт алды
Узган чәршәмбедә Арчаның тапкыр, шаян яшьләре “Казан арты” тарих–этнография музее залына интеллектуаль уенга җыелды.
Яшьләр дүрт командага (район хакимияте, мәктәп директорлары, яшьләр парламенты, социаль белем бирү академиясе) бүленеп Арчаның үткәнен, тарихын, бүгенге яшәешен чагылдырган сорауларга җаваплар биреп белемнәрен күрсәтте, белмәгәннәрен “мыекларына чорнап куйды”. Иң “акыллы башлар” хакимияттә эшләүчеләр булды. Афәрин! Әлеге ШТК рухындагы ярышлар шушы командада уйнаган Ильяс Габделгазизов һәм кичне алып баручы Зөлфәт Сибәгатуллин өчен ят түгел, чөнки бу өлкәдә инде тәҗрибәләре шактый. Күптән түгел аларның “Казан арты” ШТК командасы республика күләмендә ярымфиналга үтте. Кичәгә күпләрнең яраткан җырчысы Дамир Гасыймовның җырлары ямь өстәде.
Беренче генә тапкыр булса да, яшьлек рухы һәммәсен бөтереп алды, директорлар командасындагы Сеҗе мәктәбе директоры Марс Абдуллинны да. Яше студентлардан бераз алгарак китеп, тәҗрибәсе, белеме шактый булуына карамастан, “Арча турында белеп бетермибез икән әле, үзебез өчен районыбыз тарихы турында шактый мәгълүмат алдык. Оештыручыларга рәхмәт, киләчәктә бу уеннар дәвамлы булсын”, — дип теләкләрен дә ирештерде ул.
Гыйльми совет әгъзалары (жюри) таләпчән, командаларның сорауны тулы итеп җавап бирү-бирмәвенә дә нык игътибар бирелә. Чөнки сорауларны да үзләре үк — музей хезмәткәрләре бергә киңәшләшеп әзерләгән — белгәннәрен тагын бер кат раслап дөреслегенә ышансыннар, ә белмәгәннәрен янә бер укып белергә кызыксынсыннар, янәсе. Бүләккә тырышмыйча гына ия булып булмый шул.
Ә бүләкләр, чыннан да, кызыктырырлык — беренче урын алганнар “Арча” спорт комплексындагы бассейнда бушлай өч, директорлар ике, АСОлылар бер тапкыр су коена алачак. Ә яшьләр парламенты әгъзалары “Арча Арена”га бер тапкыр бушлай массакүләм шууларда тимераякта шуарга барачаклар.
Яшьләргә бу чара бик ошады, уеннарның дәвамлы булуын, яшьләрнең бирегә күбрәк тартылуын тели алар.
“Казан арты” тарих–этнография музее интеллектуаль уеннарда катнашырга теләүчеләрне һәм тамашачыларны чәршәмбе саен көтеп кала.
Розалия Зиннәтова